Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46

Ачык микрофон: Казандагы юллар яхшырамы , әллә элеккечәме?


- Яхшырды юллар. Шәһәр буенча яхшырды, элек бигрәк әшәке иде, хәзер бик күпкә яхшырды.

- Мин шәһәрнең үзәгендә яхшы дип әйтә алмыйм.

- Галактионова урамы бик яхшы төзекләндерүне таләп итә.

- Юк , минемчә, сизмим мин. Төзекләндергәнне күргән бар, әмма төзекләндерелмәгән урамнар бик күп дип уйлыйм мин.

- Яхшырды үзәк урамнары. Ә шәһәрнең читендә шулай ук һаман да начар килеш калып килә.

-Безнең тулай торак янында бик начар . Әбҗәлил урамыннан Красная позиция урамына кереп киткәндә бик начар, Совет районында. Анда шундый чокырлар, хәтта кайбер автомобильләрнең көпчәкләре төшеп кала. Анда шундый куркыныч.

- Гвардейская урамы яхшы, чөнки ул үзәк урам.

- Гомер буе Казанның юллары начар дип зарландык. Чөнки Казанның урамнары тар иде. Икенчедән аларны ямыйлар иде, ул ул икенче көнне үк ачыла иде. Хәзер юлларны ремонтлау белән дә һәм урамнарның торышы белән дә кәнагать . Хәзер урамнар киңәйде, урамнарны яңача ясый башладылар , әмма ләкин тыкрыкларга игътибар җитми. Шулай булса да, Казан бу мәсьәлә буенча да алда бара . Мин Гаврилов урамында яшим. Бездә дә шундый проблемалар.

-Мин Серолеоннан. Бездә дә юллар төрлечә Казанныкы кебек, үзәк урамнарда яхшырак, ә шәһәрнең читендә бик әйбәт түгел .Бездә дә юллар асфальт белән эшләнгән. Казаннның Мәскәү һәм Совет районнарында, юллар начар, ә үзәктә яхшы матур.

-“8 март“ урамында бик начар юллар.

- Восстание урамында Горковское шоссега барганда юлларны киңәйтәләр, әмма ләкин бөкеләр ничек булган, шулай кала.

-Мин Сахарова урамыннын үзәккә киләм , бу урамнардан килгәндә бөкеләр метро ачмыйча бетмәс инде ул.

-Юллар бик тар .

-Победиловага барганда чокырларны ямыйлар . Элек алай эшләмиләр иде.

-

- Мин Өмет тауы бистәсендә торам. Рәтләделәр юлны зарланмыйбыз .

- Сизелә күренеп тора, юлларны рәтлиләр. Әмма Крутовская 26 да начар , Октябрская урамында да начар.

- Тукай урамнарын төзекләндерәләр .

- Ульяновский өлкәсенә, Нурлат якларына кайтканда Кма елгасы аша үтәргә хәзер күпер бар бит. Шәймиев эшләтте бит юл бик яхшы.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG