Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл халкы асфальт юл күрерме?


Илсөя Бәдретдинованың “Президентка хат” дип аталган бу җырындагыча авылларда асфальт юл булганын кемдер көтеп тә өлгермәскә мөмкин. Русиянең ике зур бәласы ул исереклек һәм юллар дип белми генә әйтелмидер. Шуңа күрә юл мәсьәләсе бу яңалык түгел инде. Казанның мең еллыгы вакытында башкаладан чәчәк ясап, юлларга гына акча бүленеп бирелмәгән булса да, быелларын юллар азмы күпме эшләнә башлады. Бу өлкәгә 2 миллиард тирәсе акчалар да бүленеп бирелгән. Тик менә ни генә булмасын авыл халкы кайчан асфальт юл күрер икән дигән сорау бүген күхпләрне борчый. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов бу сорауга мондый җавап бирде.

Бүгенге көндә 1500 авылда бөтенләй юл юк. Авылларда юл булдыру өчен хокүмәттә исәпләнгән аерым программа кабул ителде. Аның нигезендә 10 елда репсубликада юлсыз бер генә авыл да калмаска тиеш. Юлларны төзегәндә без иң элек сыйфатка өстенлек бирергә тиеш. Юллар начар дисәк тә, Русия юллары белән чагыштырганда репсубликадагы юллар әле ул әйбәт.

Әйтергә кирәк юл мәсьәләсе президент Минтимер Шәймиевне дә нык борчый башлаган. Дәүләт Шурасы утырышында ул бу өлкәне игътибарсыз калдырырга ярамый, юллар ул икътисадка тәэсир итә торган төп фактор диде.

Җитәкчелек аңлый башлады да бит, ә авыл халкына әле һаман көтергә кала. Димәк, кечерәк авылларда, төнлә яңгыр яварга чамалаган саен, сугыш башлангандагы сыман шәһәрдән кайтканнарның машиналарны үкертеп, авылдан качулары әле дәвам итәчәк. Беркемнең дә иртән пычыракта батып ятасы килми бит. Ә инде баткан очракта авылда, трактор арбасына машинаны такта буйлап арбага меңгереп алып чыккан очраклар да бар икән. Бу шундый машина эвакуациясенең авылча рәвеше күрәсең.

Юллар начарсыйфаты өчен күп очракта кешеләр, акча я булмаса башка әйбер белән түгел, ә үз гомере белән дә түли. Һәм мондый очраклар бик еш хәзер. Шәһәр ара олы юлларның халык телендәге исемнәре дә нлдан ел куркынычлана бара. Мәсәлән, Чаллы юлы - үлем юлы, Әлмәт юлы – сихерле юл, һәм башкалар.

Алайда 10 ел эчендә юлларга 25 миллиард сум сарыф ителергә планга кертелгән, димәк ниндидер үзгәрешләр булачак.

Юлларны төзекләндерүдә икенче мәсьәлә - бу кадрлар җитмәү. Министр Илдус Фәсхетдинов әйтүенчә, гәрчә түләү хакы зур булса да Икътисадчы, юрист булырга теләгән яшьләрнең бүген пычрак эштә эшләп юл саласылары килми.

Үзгәртеп кору чорыннан алып Русиядә машиналарның саны нык арта башлады. Шуңа күрә беренче мәсьәлә ул белгечләрнең сан ягыннан җитмәве. Икенче яктан белем, эш сыйфаты. Хззерге юл салу машиналары бик катлаулы һәм аларда бары тик белгечләр генә эшли ала. Бүгенге көндә мондый белгечләр күбрәк чит илдән, Мәскәү Сант Петербурдан чакырыла. Бүгенге көндә Казан дәүләт төзелеш архитектура университеты нигезендә бу өлкәгә караган яңа кафедра ачу турында сөйләшүләр бара. Хезмәт хакына килгәндә бу белгечләр 20 мең сумнан да ким алмый. Ләкин эшкә чакыруның икенче ягы бар, мин чакыргач күпләр министрлыкка эшкә урнашырга килә башладылар, һәркемнең чиста дәрәҗәле җирдә эшлисе килә, юл салу һәркемгә ошамый шул.

Шулай итеп, Татарстанда юллар бәйрәм итәрлек булмаса да, машина йөртүчеләр ике көн бәйрәм ите. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан бу көнне 23 исерек йөртүче дә тотылган хәтта. Ләкин берәүләр башкалада бәйрәм итеп ятканда, кайдадыр еракта бер караңгы авылда әле һаманда яґхшы юллар көтәләр. Газ, су, ут дигән могҗизаларны күрде хәзер инде бәлки асфальт юл да салырлар дигән өмет белән яши авыл халкы.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG