Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газа төбәгендә Израиль көчләре белән фәләстин сугышчылары бәрелеште


Газа төбәгендә Израиль хәрби көчләре белән фәләстин сугышчылары арасында каты бәрелешләр булды.

Берничә фәләстинле һәлак булган һәм яраланган дип хәбәр ителә. Әлегә расланмаган мәгълүматка караганда, Израильнең дә бер солдаты үлгән.

Израиль армиясе Газа төбәгенең көньягында да, төньягында да хәрби чаралар үткәргәнен раслады. Нәкъ менә шул тарафлардан Израиль җирләре ракета утына тотыла.
XS
SM
MD
LG