Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иркен Сәрсембаевны яклап урам җыены узды


Якшәмбе һәм дүшәмбе көнне Казанда Иркен Сәрсембаевны яклап урам җыены узды. Иркен Сәрсембаев өлешләп фатир алырга теләп алданучылар белән бергә, Казандагы Дары ширкәте тулай торакларын хосусыйлаштыру өчен көрәшеп, урам җыеннары уздырып йөргән шәхес. Ул “Халыкның социаль хокуклары өчен ” дип исемләнгә хәрәкәт җитәкчесе. Күптән түгел нәкъ чираттагы урам җыены уздырган көнне, аны милиция хезмәткәрләре тоткарлаганнар һәм көчләп машинага утыртып алып киткәннәр.

Иркен Сәрсембаевны куркытулар инде элек тә булгалаган. Ул еш кына Казандагы ширкәт тулай торакларын хосусыйлаштыру юнәлешендә, анда яшәүче халыкны яклап урам җыеннарын оештыруны башлап йөри. 18 октябрь көнне чираттагы урам җыены узды. Анда фатир алырга теләп алданучылар белән бергән Дары заводы тулай торагында яшәүчеләр дә катнашты. Алар инде күптәннән тулай торакны хосусыйлаштыру теләге белән йөри. Бу урам җыенын Иркен Сәрсембаев җитәкләде. Әлеге урам җыеныннан соң 2 егет аның артыннан йөргән һәм нәтиҗәдә Ярминкә мәйданыннан машинага утыртып алып киткәннәр. Иркен Сәрсембаев

5 егет атылып чыгып микроавтобуска көчләп утыртыллар. Мин каршы килдем, шуннан буа башладылар, кулларны бордылар. Идәнгә яткырдылар. Япеев милициясе бүлегенә алып бардылар, рәшәткә артына тыктылар. Минем косасы килде.

Иркен Сәрсембаев әйтүенчә, аны берничә сәагть тоткарлаганнар, әмма бернинди аңлату да, рәсми кәгазьләр тутыру да булмаган.

Иркен Сәрсембаев белдерүенчә, аңа урам җыены вакытында ук хокук саклау оешмалары вәкилләре килеп кисәткән булганнар. Алар пикетны Дәүләт Шурасы янында гына уздыру тиешле дигәннәр. Аннан берничә метр гына урнашкан Конституцион Махкамә янында басып торганга дәгъва белдерелгән. 2 мең штраф һәм 15 көнгә төрмәгә ябу белән янаганнар. Иркен Сәрсембаев әйтүенчә, алар бернинди канун бозмаганнар. Быел гына да 30 урам җыены уздырган Иркен Сәрсембаев мондый хәлнең әле булганы юк иде ди. Әмма куркытулар элек тә күзәтелгән. Иркен Сәрсембаев:

Халыкны урамга алып чыкмас өчен куркыту булды. Сайлау алдыннан хакимият вәкилләренең яхшы күренәсе килә.

Иркен Сәрсембаев белдерүенчә, күпме генә сораса да аңа табиб ярдәме күрсәтелмәгән, бары берничә сәгать милиция бүлегендә тотканнан соң 12нче хастаханәгә озатканнар, шуннан соң ул 15нче хастаханәдә ятып чыккан. Анда ул кыйнау нәтиҗәсендә барлыкка килгән тән җәрәхәтләре турында табибтан рәсми кәгазьләр алган.

Үзе дә әлеге урам җыенында катнашкан юрист Луиза Кудряшова:

Юрист буларак мин Иркен Сәрсенбаевның бернинди хокук бозмаганлыгын әйтә алам. Киресенчә аңа көч кулланганнар, медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Аның Конституцион хокуклары бозылган, җитмәсә косасы килгән. Бәлки бөер турысына сукканнардыр.

Тулай торакта яшәүчеләр хокукларын яклаган Иркен Сәрсембаев урам җыеннарын беркайчан да сәясәт белән бәйләп уздырганым юк дип белдерә. Аны яклап урам җыенына исә Коммунистлар фиркәсе вәкилләре чыккан иде. Ни өчен нәкъ алар дигән сорауга, Иркән Сәрсембаев үзләре теләк белдерде дип җавап бирде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG