Accessibility links

Кайнар хәбәр

РФ Дәүләт Думасы сайлауларына чит илләрнең 400ләп күзәтүчесе килә


Русия Дәүләт Думасына декабрь башында үтәчәк сайлауларны күзәтеп бару өчен, чит илләрнең 400ләп вәкиле килә ала. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чурков белдерде.

Аның сүзләренчә, сайлауларга чакырулар сишәмбе көнне Европадагы оешмаларга, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләренә һәм башка оешмаларга җибәреләчәк.

Русиядәге 2003 елгы Дәүләт Думасы сайлауларын чит илләрнең 1100дән күбрәк вәкиле күзәткән иде.
XS
SM
MD
LG