Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комсомол туган көнен яшьләр радио тыңлап кына белгән


29 октябрьдә комсомол туган көне буларак билгеле. 89 ел элек шушы көнне беренче Русия күләм эшче һәм крестьян яшьләр берлеге корылтае коммунистик яшьләр берлеге төзү турында карар кабул иткән була. Хәзерге көндә бер генә оешма түгел, төрле яшьләр оешмалары бар. Комсомалда булган өлкән буын вәкилләре бу көннәрдә, Вәли лапаска кереп сыер савып маташа дигән җөмләне елмаеп кабатлый. Хәзерге яшьләр, нинди прикол инде монсы тагын дип сорау бирә. Бу 1926 елда комсомол үзгәртелеп, Бөтенсоюз Ленин оммунистик яшьләр берлеге әверелүе аңлата инде, русча әйтсәк ВЛКСМ була . Аңа 14 яшьтән 28 яшькә кадәрге егет-кызлар кабул ителгән, иттерелгән. Чөнки ул вакытларда комсомолга кермәгән яшьләр заманнан артта калганнардан саналган, хәзер исә киресенчә. 1991 елдан Вәли Лапаска Кереп Сыер савып Маташулар бетә, Русия коммунистик яшьләр берлеге генә кала. Бүген исә үткәнне белгән, радио-ТВ караган бик аз кешеләр генә комсомол туган көнен 29нда икәнен хәтерли, чөнки хәзер шул ук Татарстанда яшьләр оешмалары, хәрәкәтләре байтак. - 100гә якын алар, 52 балаларныкы, 48 яшьләрнеке - дип әйтте республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Шуңа өстәп министрлыкта теркәлмәгән сәяси карашлы һәм бик үк сәяси булмаган яшьләр хәрәкәтләре бар әле. Бу очракта мисал итеп татар яшьләренә таныш “Үзебез” яңа буын хәрәкәтен атарга була. Алар исә халык көтүе җыеп түгел, ә аерым координаторлар яшьләр белән эшлиләр. “Мы”, “Молодая гвардия”, “Мы” хәрәкәтләре сайлау алдыннан күренгәли башладылар. Без комсомол туган көне уңаеннан Казан дәүләт университетындагы төрле факультет студентларының мәдәни-тәрбияви чараларын оештыручы җитәкчеләр белән аралашып алдык. - Комсомол миндә бик якты хәтирәләр белән истә калды. Бүгенге көнгә әйләнеп кайтсак, әлбәттә комсомоллар инде һәркем керә торган түгел. Кеше үс теләге буенча гына керә торган фирка булып калды. Әмма шуңа да карамастан, яшьләр өчен оешмалар, хәрәкәтләр, партияләр булырга тиеш дип саныйм. Бу КДУның журналисика һәм социология факультетының тәрбия һәм социаль эшләр буенча декан урынбасары декан урынбасары Резидә Зәйни булды. - Студентларны сәяси-иҗтимагый оешмаларга тартырга кирәк. Ләкин мәҗбүр итеп түгел. - дип дәмам итте татар филологиясе һәм тарихы факультетының тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Гүзәл. Ул факультеттагы студентларның активлыгын болайрак бәяләде; - Менә 100 процентның 70-е колачлана, 30 процент читтә кала инде, аларны мәҗбүр итмибез. Ә студент үзе ни дияр соң!? - Үзем булачак тарихчы булсам да 29 ноябрь комсомол туган көн икәнне радионы кабызгач кына белдем… - Сәяси фиркаләрнең кайсын үз күрәсең? - “Молодая гвардия” өметле күренә дисәм….әй, белмим инде!..-ди тарих факультеты студенты Булат Сәхәпов. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG