Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия-Абхазия чигендә гөрҗи полиция хезмәткәрләре тоткарланды


Грузия-Абхазия чигендә Русия тынычлык көчләре гөрҗи полиция хезмәткәрләрен тоткарлады. Низаглы төбәктәге Русия тынычлык көчләре башлыгы, генерал-майор Сергей Чабан белдерүенчә, Грузия Эчке эшләр министрлыгының биш хезмәткәре корал белән янап, тынычлык көчләре хәрбиләреннән биредәге хезмәтләрен туктатуны таләп иткән. Полиция хезмәткәрләре коралсызландырылган һәм кулга алынган, әмма соңрак алар азат ителгән.

Абхазиянең Грузия тарафлы хөкүмәте вәкиле Рауль Кирия исә Русиянең тынычлык көчләре, Абхазия гаскәриләре белән берлектә, Грузиянең Ганумхури авылына басып кергән һәм берничә полиция хезмәткәрен алып киткән булган, дип раслый.
XS
SM
MD
LG