Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Чаллы комсомолының җитәкчеләре калмады


Гаҗәпләнергә генә кала. Комсомол дигән оешма күптән таралып, дәүләт структурасында үз эшчәнлеген туктатса да, аның идеяләре мәңгелек, дип инанучылар бар. 29 нчы октябрьдә, кичке якта, шәһәрнең иң дәрәҗәле саналган “Энергетик” мәдәният сараенда элекке комсомоллар очрашуында шундый фикерләр әйтелде. Элекке комсомол җитәкчеләренең күбесе хәзерге вакытта танылган эшмәкәрләр, оешма-ширкәт җитәкчеләре. Ел саен була торган шушындый очрашуларны аякларында нык басып торган комсомол ветераннары оештыра да. Хәзерге вакытта Русия яшьләренең “Наши”, ягъни, “Үзебезнекеләр” дигән оешмасы сәясәт сәхнәсендә күренә башлады. “Үзебезнекеләр” комсомол эшен дәвам итүчеләрме? Аларның бүгенге эшчәнлегенә нинди бәя бирәбез? “Азатлык” хәбәрчесе шушы сорауларны берничә комсомол ветеранына биргән иде. Ләкин, ни сәбәпледер, шушы сорауларга ветераннар җавап бирергә теләмәделәр. Ә менә истәлекләргә кагылышлы сөйләшүдә катнашучылар табылды. Шуларның берсе Фәйрүзә Мостафина. Ул заманында шәһәр комсомолларының җитәкчесе иде, оешма беткәч, шәһәр хәкиме урынбасары булды, хәзер Чаллы педагогия институты ректоры.

- Комсомол – безнең яшьлек. Без аның зур идеясенә ышанган кешеләр. Бу бик матур идеяләр һәм алар бервакытта үлмиячәк, бетмәячәк җир шарында. Алдагы елда комсомолның 90 еллыгын зурлап үткәрәчәкбез.

Уел Хөсәенов 80 нче елларда шәһәр комсомолын җитәкләде. Соңгы елларда “Чаллы су каналы” ширкәте директоры. Ул, комсомол мәктәбен узган кешеләр югалып калмадылар, дигән фикердә.

- Элекке комсомол КамАЗны, шәһәрне төзеде. Безнең эшебез әле дә исән. Тормышта комсомол җитәкчеләренең язмышы төрлечә булды. Шулай да күбесе, комсомолда тәҗрибә туплап, югалып калмады.

Очрашуда катнашкан элекке комсомолларның зур күпчелеге хәзерге вакытта “Бердәм Русия” фиркәсе әгьзаләре, теге-яки бу дәрәҗәдәге җитәкчеләре, пропаганда алып баручылары.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG