Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар


Сишәмбе көнне Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан оештырылган митингка килүчеләр бу заманнарны дошманыңа да күрергә язмасын, диделәр. Митингта катаншучылар шул елларны искә алды. Хәзерге вакытта Татарстанда акланган һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән 6,5 меңнән артык кеше яши. Алар арасында 90 кеше – элеккеге ГУЛАГ тоткыннары. Сишәмбе көнне Казанда митинг ике җирдә узды –Архангель зиратында һәм сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл янында. Митинга күбрәк заманында “Контр” балалары дип кара тамга тагылганнар килгән иде. Әлеге тамга аркасында күргән михнәтләр, рәнҗү һәм рәнҗетүләр турында сөйләде алар. Казанда хәзерге вакытта 2 меңнән артык репрессия корбаннары саналса да, митигка иң күбе дигәндә 150-200ләп кеше килгәндер. Аларның һәркайсы бүгенге авыр тормыштан зарланды. Ташламалар бетерелүгә үпкәләрен белдерделәр. Казанның Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы җитәкчесе Фәрзәнә Кулиева:

Ташламалар бетерелде. Без инде бик аз калдык. Без көтәбез кайчан дәүләт вәкилләре бездән гафу үтенерләр икән һәм компенсация түләрләр дип.

Фәрзәнә Кулиева әйтүенчә, алар үзләрен бик кимсетелгән итеп хис итә. Ул җитәкләгән Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасына 400ләп кеше йөри икән. Хәзер алар инде хакимияттән ярдәм көтми. 75 яшьлек Рузалина Биләлова:

Безне 3 баланы әни белән генә калдырдылар. Ач калдык. Әни мәрҗәннәрен сатып манный, пеленкалар алды. Кияүгә дә җүнле кешегә чыга алмадык, чөнки КГБ офицерларга әйтте: өйләнмәгез аларга, аларның аталары халык дошманы, диде. Хәзер мыскыл итәләр 98 сум биреп. Хөкүмәт безне атасыз калдырып мәхрүм итте.

Билгеле булганча, яңа канун кабул ителгәч, сәяси репрессия корбаннары да күп ташламалардан мәхрүм булды. Репрессия корбаннары балалары хәтта Русия Думасына да мөрәҗәгать иткән булганнар ярдәм сорап. Вәгъдә ителгән, әмма ярдәм булмаган. Митингта Социаль яклау, эш һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфыйгуллин, Казан хакимиятеннән вәкилләр катнашты. Алар киләчәктә ниндидер матди ярдәм булачак дип вәгъдә итмәделәр. Айрат Шәфыйгуллин:

Русиядә бу беркайчан да башка кабатланмас дип әйтәсе килә.

Митингта шулай ук “Хәтер китабы” редакциясе җитәкчесе Михаил Черепанов чыгыш ясады. Ул 17 томлык китапта нахакка гаепләнеп җәфа чиккән кешеләр исемлеге тупланганын әйтте. Аларның балалары исә үзләренең ачы язмышлары турында сөйләделәр. Рәисә Сафина:

Халык дошманы балалары булып саналдык. Кыйнап та, кереп-кереп әйберләребезне дә алып чыгып китәләр иде.

Митингта берәнбер татарча чыгыш ясаган Нәҗип Мортазинның әтисен 37нче елны утыртканнар. Аңа ул чакта 5 яшь булган. Нәҗип Мортазин:

Әтине алып киттеләр. Мәктәптә укыганда да шаярган өчен безгә кычкыралар иде, колхозда эшкә чыкмаган өчен дә. Әти 10 елдан исән-сау кайтты. Кайтуының сәбәбе – кулы эш белүдә. Коми республикасында аларны урман кисәргә мәҗбүр иткәннәр. Балта осталары кирәк булгач әтине сайлап алганнар. Кайткач Сталин үлгәнче НКВДга һәрвакыт чакыртып торып бимазаладылар, шомчы итәргә теләделәр.

Сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янындагы митинг ярты сәгать тирәсе дәвам итте. Күпләр күз яшьләреннән тоелып тора алмады. Әмма алар үзләренең көчле рухлы булулары турында һәрдаим белдерделәр. Фәрзәнә Кулиева:

30 октябрь көнне йөрәгебез сыкрый. Чөнки без кимсетелгәннәр. Безнең тамырларыбыз зыялы кешеләренеке. Ягъни асфальттан чыккан үлән кебек. Безнең арадан юристлар да, укытучылар да чыкты. Тырыш булдык.

Митинг һәйкәлгә кәнәфер чәчәкләре кую белән тәмамланды.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG