Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда полиция көчләре белән талиблар арасында сугышлар бара


Әфганстанның көнбатышындагы Фарух вилаятендә полиция көчләре белән талиблар арасында сугышлар бара.

Шунда яшәүче 7 тыныч кешенең һәм бер полиция хезмәткәренең һәлак булуы турында хәбәр ителә. Егермеләп талибның үлүе һәм яралануы турында да мәгълүматлар бар.

“Талибан” хәрәкәте Гөлистан районын үз кулына алуы турында белдерде. Вилаять хакимиятләре исә район үзәгенең беркем кулында да булмавын әйтеп, анда хәзер хөкүмәт гаскәриләренең һәм беректәшләр бүлекләренең җибәрелүен хәбәр итте.

Шул ук вакытта талиблар күршедәге Һильменд вилаятендәге кимендә бер районны үз карамагында калдыра.
XS
SM
MD
LG