Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

Сәяси фиркаләр пропаганда максатыннан республика басмаларында бер бит өчен 800 мен сум акча түләргә дә риза


Жирәбә алуда “Бердәм Русия”, “КПРФ”, “ЛДПР”, “Яблоко”, “Гражданлык көче”, “Уң көчләр берлеге”, “Русиянең демократик фиркасе”, “Гадел Русия” фиркаләре катнашты. 11 фиркадән “Аграр фирка”, “Социаль гаделлек фиркасе” һәм “Русия патриотлары” фиркасе бу чарада катнашмадылар. Урын тәкъдим ителгән газеталардан “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, Молодеж Татарстана” булды. Фиркаләргә бушлай һәм максус бирелә торган бу урыннар турыда “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов болай диде.

Без әлеге фиркаләргә якындагы бер ай вакытында безнең газетада чыгыш ясарга мөмкинлек бирәбез. Бушлай агитациягә газетада 0.8 полоса бүленеп биреләчәк, ягъни 11 фирканең һәрберсенә 0.8 полоса туры килә. Бүген жирәбә салу вакытында без бу урыннарны бүлештек, без һәр сишәмбедә шушы агитация материалларын чыгарырга булдык.

Нәтиҗәдә фиркаләрнең пропаганда язмалары 6, 13, 20,26 ноябрь көннәрендә чыгачак. Төгәлрәк әйткәндә Коммунистлар турында 6, 27 ноябрь, “Яблоко” 13, 20се, “Бердәм Русия” 6, 27 ноябрьдә, һәм шул рәвешле бөтен фиркаләр дә үзләре турында ике тапкыр бушлай язырга хокуклы. Җирәбә алган вакытта көннәр генә түгел хәтта газета битендә урнашачак урынына хәтлек билгеле иде. Бу язмалар аерым таләпләргә туры килергә тиеш. Алай булмаган очракта, Газеталар аны бастырмыячак. Бу таләпләр турында Үзәк сайлау комитеты хезмәткәре Шамил Хөснетдинов сөйли.

Беренче таләп шул – экстримизм булмаска тиеш, фиркаләрнең берсе-берсен яманлау каралмаган. Фиркаләр үзләренең программалары, эшлисе эшләре турында сөйләргә тиешләр. Фиркаләр арасында дошманлыкны булдырмау өчен без бу юлы үзара тәнкыйтне булдыра алган кадәр киметергә тырыштык.

Газетадан аермалы буларак радио телевидения чараларында пропаганда эшләре ничек алып барылуы турында Шамил Хөснетдинов болай диде.

Республика радио телевидения тапшыруларында 19 көн яртышар сәгать, барлыгы 9,5 сәгать вакыт каралган. Бу сәгатьләрнең яртысы 285 минуты дебатларга, ә икенче яртысы инде гади чыгышлар, агитация чыгышларына каралган.

Татарстанда барлыгы 11 фирка сайлауларда катнашырга ниятли. Аларның лидерларын искә төшерик. “Бердәм Русия”нең Минтимер Шәймиев, “Гадел русия”неке Флера Зыятдинова, “Уң көчләр берлеге фиркасенеке” Александр Таркаев, “КПРФ”ныкы Хафиз Миргалимов, “ЛДПР” - Александр Сергеев, “Гражданлык көче” – Наилә Габделхакова, “Яблоко” Руслан Зинатуллин, “Русия демократия фиркасенең” лидеры Андрей Богңданов.

Бушлай бирелә торган урыннардан тыш, биредә газеталар тарафыннан пропаганда өчен түләүле урыннар да тәкъдим ителде. Мәсәлән 3 ноябрьдән алып 11нә кадәр бер фирка үзе турында А2 форматында язып чыгарга тели икән, моның өчен 650 мең суим түләргә кирәк. Шул ук күләмдә ноябрь ахырында бастырылса бәя 800 меңгә хәтлек менә. А3 форматындагы язмалар шулай ук 600 меңнән алып алып 750 меңгә кадәр. Күп кенә белгечләр бу бәяләрне белгәннән соң, акча түләп пропагандаланырга теләнүче фиркаләр аз булыр дип уйласалар да, бүгенге җыелышта мондый урыннарны беренчеләрдән булып “КПРФ”, “Гадел Русия”, “Бердәм Русия”, “ЛДПР” фиркаләре сатып алды. Шулай итеп фиркаләр бер газета бите өчен миллионга якын акча түләп, аннан тыш әле төрле листовкалар, радио телевидения чыгышлары, һәм башка пропаганда чараларына миллионлаган акчалар түгеп, сайлауга әзерләнә. Бу әзерлекнең нәтиҗәсе 2 декабрь көнне күренәчәк.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG