Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тольяттидагы автобусның шартлавына террор гамәле сәбәпче дип исәплиләр


Тольяттидагы автобусның шартлавына террор гамәле сәбәпче дигән төп фараз бар, дип хәбәр итте Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков.

Җинаять эше өч маддәгә нигезләнеп ачылган. “Террорчылык”, “күпләп үтерү” һәм “шартлаткыч матдәләрне канунсыз саклау” маддәләрен үз эченә ала ул.

Буген иртән, Тольятти шәһәрендәге бер автобуста булган шартлау нәтиҗәсендә, 8 кеше һәлак булды, дистәләрчәсе төрле дәрәҗә җәрәхәтләр алды.

Шәһәр эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, шартлаткыч җайланманың куәте ике килограмм тротил тирәсе булган. Тикшерүчеләр шартлаткычны автобус юлчыларының берсе алып барган булуы да ихтимал, ди. 1 ноябрь Самара өлкәсендә матәм көне дип игълан ителде.
XS
SM
MD
LG