Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда Сергей Лавров белән Мәхмүд Әхмәдиниҗадның очрашуы үтте


Тәһранда Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗадның сөйләшүләре үтте.

Тарафлар Иран атом программасы тирәсендәге вәзгыятьне тикшерде. Сөйләшүләрнең эчтәлеге турында әлләни хәбәр ителми.

Сергей Лавровның Иранга алдан игълан ителмәгән ашыгыч сәфәре алдыннан Русия президенты Владимир Путин Америка Кушма Штатларының Иранга карата кабул иткән яңа чикләүләрен тәнкыйтьләп чыккан иде.
XS
SM
MD
LG