Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Сөгуд Гарәбстаны патшасы Бөекбританиягә сәфәрен дәвам итә


Сөгуд Гарәбстаны патшасы Абдулла Бөекбританиягә сәфәрен дәвам итә. Бүген аның Британия премьер-министры Гордон Браун белән сөйләшүләре үтәчәк.

Кичә Бөекбритания патшабикәсе Елизавета Икенче Сөгуд Гарәбстаны патшасын Букингем сараенда тантаналы шартларда кабул итте.

Бер үк вакытта Лондонда Сөгуд Гарәбстанына кораллар сатканда коррупция гамәлләре турындагы эшне тикшерүне яңадан башлауны таләп итү чаралары да үтә. Либераль демократлар фиркасе зур кунакны кабул итү уңаеннан рәсми чараларга ризасызлык белдерде. Моны фирка вәкилләре Сөгуд Гарәбстанында кеше хокуклары бозылуга каршылык белән бәйләп аңлатты.

XS
SM
MD
LG