Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Президенты Чаллыда эш сәфәре белән булып кайтты


Татарстан президенты Минтимер Шәймиев беренче итеп Чаллының физкультура-сәләматләндерү комплексында булды. Әлеге комплекс “Единая Россия” исемен йөртә, чөнки аны “Единая Россия” фиркәсе башлангычы белән төзеделәр. 150млн. сумга төшкән бу комплексның ярты бәясен Татарстан һәм Чаллы бюджеты күтәрде. Хоккей уйнаучы малайлар белән аралашканнан соң президент социаль ипотека буенча төзелгән бистәгә килде, биредә төзүчеләр, яшь гаиләләр белән сөйләште. Гаилә башлыкларының кайберләре Шәймиевка олы рәхмәт хисләрен җиткерде. Шундыйларның берсен “Азатлык” хәбәрчесе яздырып алды:

- Безнең 4 кешелек гаиләгә 2 бүлмәле фатир 600 мең сумга гына төште. Шуның 385 мең сумын федераль ипотека программасы буенча алдык. Үзебезнең бераз акча бар иде, әти-әниләр булышты.

Балалар иҗат үзәгендә шәһәрнең ширкәт җитәкчеләре, Менделеев, Минзәлә, Алабуга шәһәрләре вәкилләре каршында республика президенты нотык тотты. Үзенең чыгышын ул шаяртудан башлады. “Исәнмесез, кадерле дуслар,”- дигәннән соң, Минтимер Шәймиев, “сайлау алдыннан без барыбыз да кадерлегә әйләнәбез,”-дип залда утыручыларны көлдерде. Сүз машиналар җитештерүнең торышы белән башланды. Татарстанда быел 53 мең йөк, 180 мең чамасы җиңел машина эшләнәчәк. Аннан сүз нефть тармагына күчте. Президент әйтүенчә, Татарстан үз көче белән елына 17 млн. тонна гына кара алтын чыгарырга сәләтле. Русия компанияләре ярдәме белән Татарстан нефтен чыгару 31 млн. тоннага җиткән. Президент: “Безнең нефть белән ерак китеп булмый, андагы күкерт 4%ка җитә. Шуңа күрә аны эшкәртү өчен яңа ширкәтләр төзү зарур.”- диде. Шәймиев, Татарстанның аграр сәнәгате бик уңышлы эшли, Русиянең башка төбәкләрендә елның 4-5 аенда порошок сөте эчсәләр, без натураль сөт эчәбез – дигән сүзләр белән авыл хуҗалыгы эшен югары бәяләде. Авылның киләчәге инвесторлар белән бәйле икәненә басым ясалды.

М.Шәймиев Себер якларында вахта ысулы белән эшләүне искә алды. Шушы вахта ысулын Татарстанга да кертергә вакыт. Эшсезләр күп булган район кешеләрен эшче куллар җитмәгән шәһәрләргә автобуслар белән алып килергә, 2 атна яки 1 ай эшләгәннән аларны кайтарып торып, алмаш алып килергә кирәк,- дигән тәкьдимен дә әйтте. Сайлауга килгәндә, нәтиҗәләр узган сайлаудан түюән булырга тиеш түгел, диде Шәймиев.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG