Accessibility links

“Татарстан – безнең йортыбыз” исемеле рәсем күргәзмәсе ачылды


30 октябрь көнне Рәссамнар берлеге бинасында “Татарстан – безнең йортыбыз” исеме астында яңа рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылган вакытта да әле рәсемнәр эленеп бетмәгән иде. Журналистлар, кунаклар җыелгач та шак-шок килеп, рәсемнәрне элделәр. Мәдәният министырлыгы һәм Рәссамнар берлеге үткәргән күргәзмәне мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов ачып җибәрде.

Күргәзмә үзенчәлекле - ул 3 ноябрьдә узачак татар халыклары корылтае кысаларында үтә һәм ул Халыклар берлеге көненә багышланган. Этник мәдәниятләрне чагылдырган чаралар арасында әлеге күргәзмә аерыла. Чөнки монда төрле милләттәге рәссамнарның иҗатлары, шулай ук төрле халыкларның культурасын чагылдырып иҗат иткән безнең Татарстан рәссамнарының рәсемнәре эленгән.

Рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар Һуманитар Педагогика Университетындыгы Сәнгать һәм дизайн факультетында белем бирүче Рифкать Вахитовның күргәзмәгә ике рәсеме куелган. Аның берсе – татар мәгърифәтчесе, күренекле тарихчы Каюм Насыйри портреты, икенчесе – Әлфия Тутаева. Рәссәм ни өчен нәкъ менә Тутаева портретын язарга булуының сәбәбен болай аңлата.

“Минем татар милләтенең сәргать, мәдәниятт буенча күренекле шәхесләрен яктыртырга серия уйланган иде. Мәсәлән мин Илһам Шакиров, Бакый Урманче, Г. Тукай, Г. Исхакый портретын яздым. Ә хәзерге замандашлар арасында Тутаева образ буенча да үзе матур, үзе зыялы, үзе заманча ханым. Аны ясарга булдым. Ул, бәхеткә каршы ризалык бирде. Рәссамнар, белгечләр әйтүенчә, ул образ яхшы килеп чыкты.”

Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдин әйтүенчә, якынча 200 экспозициядән торган күргәзмә ике атна эчендэ тупланган. Ул күргәзмә турында фикерләрен белдерде.

“Минем уйлавымча, күргәзмә яхшы килеп чыкты. Бүгенге көндә рәссамга тематик рәсемнәр ясарга бик авыр. Олы рәсем күп көч, тырышлык таләп итә”.

Альберт Абзгильдин “Күргәзмә тулы түгел, Татарстан рәссамчыларының 60 эше Түбән Новгородка җибәрелгән. Анда да 2 ноябрьдә “Берләшү” исеме астында күргәзмә булачак.

Рухи тормышларын тагын да баетырга теләүчеләр өчен “Татарстан – безнең йортыбыз” күргәзмәсе ишеге 3 атна дәвамында ачык булачак.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG