Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үтерешләр милли күрәлмәүчанлыкмы?


Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә «Уң көчләр берлеге» сәяси партиянең Мәскәү бүлеге, «Русия шәһәрләрендә милләтара нәфрәт нигезендә үтерешләрнең арта баруы» дигән темага матбугат очрашуы уздырды.

Җурналистлар белән очрашуда «Уң көчләр берлеге» партиясеннән Антон Малявский, Владлен Максимов һәм Якутия республикасы дәүләт җыелышы депутаты Федор Луковцев катнашты. Матбугат конференциясен оештыручылар соңгы вакытларда бермә -бер артып киткән Мәскәү, Петербург һәм Русиянең башка шәһәрләрендә бер сәбәпсез кеше үтерүләрне хөкүмәт сәясәте белән бәйлиләр .

Беренчедән, гомумән милли сәясәтнең булмавы, бу фаҗигаләргә хакимиятнең битараф булуы, эчке эшләр министрлыгындагы коррупция- болар барысы да 16-17 яшьлек такыр башларга җинаятьчел мохитне тудыра, диделәр алар. Бу хакта Сергей Городилин хакимиятнең халыкара сәясәте дә кеше үтерергә чыккан такыр башларга үрнәк булып тора, диде. Ягъни, Сергей Городилин бандитлар заманы узды, Русия тезләреннән күтәрелә дип сөйлиләр. Бандитлар юк, ләкин шушы илдә туган яшьләр, кеше үтерүче яшьләр барлыкка килде. Алар хакимияткә теләктәшлек белдерә, хакимиятне яклый. Ләкин урамга чыгарга куркыныч. Мондый яшьләр буш урында барлыкка килмәгән. Безнең милиция теркәлүе, башкалада яшәргә хокукы булмаган кешеләрне таба. алардан акча җыйный,аларны кыйный, һәм шушы яшь кабәхәтләргә аларны күрсәтеп тә бирә. Димәк аларны кыйнарга мөмкин. Бездә җәмгыять бар һәм хөкүмәттән кешеләрне күрәлмәүчанлык чире йоктырган яшьләребез бар. Алар җинаять эшли. милиция ул җинаятьне ача. Кыйныйлар икән, димәк бу хәл үзара булган хулиганлык дип кенә атала. Фашист оешмасы юк икән, димәк сугышу да болай гына килеп чыккан. Әгәр дә инде берәрсе ул кыйнаулардан соң үлсә. милиция аны, яшьләр кызыбрак киткән, дип бәяли. Әгәр дә таҗикны кыйныйлар икән, ул милициягә бармаячак. Ул бер почмакка посып качачак кына.

Мәскәү мэры милициядә криминал булганын белә, ләкин бернинди дә чара күрми. Башта хөкүмәт дошманнарны уйлап чыгара – грузиннармы ул, эстоннармы, аннан соң башкача фикер йөртүчеләр дә, башка җенси юнәлештә булганнар да, башка милләт кешеләре дә дошманга әверелә, диде Сергей Городилин.

Ә инде Владлен Максимов, әгәр дә Русияне империя дип атасак, шул империяне тәшкил иткән халыкларны «чурка» дип атау, шуның өстенә аларга аерылып чыгарга да мөмкинлек бирмәү, һәм аларны үзәк шәһәрләрдә күрәсе килмәү - бу инде аерым төркемнәрнең теләге генә түгел, дәүләт сәясәте дә, диде. Якутиядән үк Мәскәүгә китеп Федор Луковцевның җурналистлар белән очрашуы 20 октябрьдә Мәскәүдә якутия егете Сергей Николаевны урамда кыйнап үтерү белән дә бәйләнгән. Үзенең чыгышында Луковцев «Без шушы көннәрдә Якутиянең Русиягә үзе теләп кушылуына 375 елны бәйрәм итәргә җыенабыз. ләкин безнең илебез Русия үз ватандашларын яклый алмый. Русиянең күп кенә шәһәрләрендә безнең дә якут балалары укый. Шушы үтереш уңаеннан Якутскийда уздырырлган пикетта катнашкан гади кешеләр Русиянең төрле шәһәрләрендә укып белем алучы балалары өчен куркуларын белдерделәр, чынлап та куркынынч хәл бит», диде Сергей Луковцев.

Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүнең Кузьминки район мәхкәмәсе 2005 елда бер Төркия ватандашын үтерүче ике такыр башка хөкем карары чыгарды. Такыр башларның берсе 24,2 мең сум штраф белән котылган, ә инде икенчесен шул штраф өстенә кеше үтергәне өчен бары тик тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG