Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессында корылтай үткәрергә әзерләнәләр


Утырышта көнүзәктә торган 4 мәсьәлә каралды. Бу корылтайда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе докладында каралырга тиешле мәсьәләләр, корылтай уздыру программасы, конгресс медаленең яңа вариантын раслау, Татарстан хокүмәте бүләгенә лауреатларны сайлау. Ринат Закиров әйтүенчә, корылтайда ясыйячак докладында ул оешманың 15 еллык юбилее, соңгы биш елда башкарылган эшләр, татар милләтенең мәгариф, тел, мәдәният, гореф-гадәтлшәре, милли бизнес, чит илләрдә яшәүче милләттәшләр, милли мөхтәриятләр арасындагы мөнәсәбәт һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында сөйлиячәк. Бюро вәкилләре тарафыннан бу докладка тәкъдимнәрдә кертелде. Беренче мондый тәкъдимне Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев ясады.

Соңы вакытта без татар авыллары белән бик җитди эшли башладык. Татар авылларының оешмасы, ассоциациясе дә төзелде. Менә бүгенге көндә бу бик тә җитди проблема. Бүгенге көндә безнең милләтнең сакланып калуында да авыл төп рольләрне уйный. Шуңа күрә бу проблеманы да докладка кертергә иде.

Соңгы вакытта мәгарифтәге милли компонентның бетерелүе турында күп сөйләнде. Бу җыелышта да әлеге мәсьәлә турында фикер яңгырады.

Безне яклап Русия субъектларына хатлар, мөрәҗәгатьләр язган идек. Бүгенге көндә безне Осетиядән, Краснодар өлкәсеннән, Чөвашстан, Чирес, Бурятия яклап чыкты. Әгәрдә 30 якын субъект безне якласа, бу канун алдагы хәрәкәтен туктата, килештерү комитеты төзелергә тиеш, һәм бу канун үзгәртелергә тиеш. Ул кабул ителсә милли региональкомпоненты бетсә, милли мәгарифебез бик авыр хәлдә булачак.

Журналист Римзил Вәли исә рәис чыгышында түбәндәге мәсьәләлрә кузгалтылуын тели.

Казанның мең еллыгы докладында Ринат Закиров бик дәрәҗәле һәм кайнар чыгышлар ясады, анда дискуссияләр дә чыкты, тамаша булды ул, Равил Гайнетдин пикетлар оештырып ятты.Ул вакытта булган, булган беткән инде, икенче көнне газеталарда яздылар татарлар тегеләй, татарлар болай дип, бу юлы алай булмасын, дәрәҗәле, эшлекле телдә генә сөйләшергә дә, калганын вәкилләргә калдырырга. Бер сәгатьлек докладка кереп китсәң тагын шул мәктәп бирмәдегез, телевидения юук, тегесе, монысы дип, бу ап-ачык әйберләр. Менә хәзер зур фирка сайлана думага, бөтен җаваплылык аларга, мин тәкъдим итәр идем шушы яңа сайланган парламент телендә сөйләшергә хәтта, наказлар бирергә.

Корылтайның программасына килгәндә чара 12-16 декабрь көннәрендә узачак. Пленар утырыш 13 иртән уза. Шул көнне Татарстанның Русия тәкләре һәм чит илләр белән икътисадый элемтәләре турында түгәрәк өстәл сөйләшүләре узачак. Корылтай барышында мәгариф, мәдәняитнең милләтне саклаудагы өлеше, милләтне саклауда бизнесның өлеше, бүгенге заманада татар яшьләре һәм башка мәсьәләләргә кагылган сөйләшүләр булачак. 15 көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты утырышы, һәм районнарга чыгу каралган. Шул ук көнне кич, Костон күңел ачу үзәгендә корылтай вәкилләренең Татарстан прехзиденты Минтимер Шәймиев белән очрашулары да билгеле. Корылтай 16 тәмамлана.

Утырыш барышында корылтайга чакырылучылар исемлеген тикшерү дә булды. Барлыгы 1000 медгә якын кешедән, Әзербәйдҗан, Казахстан,Латвия, Литва,Узбәктсна, Австралия, Англия, Афганстан, Германия, Мисыр, Канада, Кытай, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Польша, Чехия, Украина, Төркия, Финляндия, Япония һәим башка илләрдән килүче вәкилләр дә бар. Бюро әгъзалаы сүзләренчә әлеге чарага Алина Кабаева, Зинәтулла Биләлетдинов, Марат Сафин, Чулпан Хамматова, Марат Чанышев, Марат Башаров кебек дөньякүләм танылган татарлар да чакырылган. Тик менә бу йөолдызларның когрес уңаеннан Казанга килүләренә оештыручылар үзләре дә штк белдереп карый.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG