Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Корылтай булачакмы?


Декабрь Казанда Бөтендөнья татар конгрессы уза. Русия төбәкләрендә аңа делегатлар сайлау чаралары уза башлады. Башкортстанда исә билгесезлек. Эш шунда, хакимият Башкортстан татарлары корылтаен уздыру турында һаман карарын чыгармый. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты соравына җавапта узган бәйрәмнәр сәбәпле быел мөмкин булмау әйтелгән. Уфада узачак чара алдыннан районнарда хисап һәм форумга делегатлар сайлау конференцияләре узарга тиеш. Берничә районда шундый конференцияләр уздыру омтылышы булган, ләкин аларны хакимият тыйган. Шулай итеп, хакимият ярдәменнән башка үзлектән үткәрү дә тыела. Бу хәлдән чыгу өчен бер төркем татар җәмәгатьчелеге Түбән Новгородта булып кайтты. Алар Идел буе федераль округы хакимиятендә булганнар. Округ җитәкчелегеннән ярдәм булмаган очракта, Дәүләт думасы сайлауларына бойкот белдерәчәкләрен, татарлар катнашлыгында төрле каршылык чаралары уздырачакларын белдергәннәр.

Мөнир Вафин. Уфа

XS
SM
MD
LG