Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самара өлкәсендә бүген – Матәм көне


Русия генераль прокуратурасы Тикшерү бүлеге башлыгы Александр Бастрыкин Тольяттида кичә булган автобус шартлавына катнашы булуда шикләнелүче кешенең ачыклануы турында хәбәр итте.

Ул кеше автобуста булган, ләкин аның исән калу-калмавы турында хәбәр ителми.

Александр Бастрыкин сүзләренчә, шикле кешенең фатирын тикшергәндә, анда кулдан эшләнүче шартлаткыч җайланма өчен кулланыла ала торган кирәк-яраклар табылган.

Самара өлкәсендә бүген Матәм көне игълан ителде.

Тольяттида автобус шартлау нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булды, дистәләрчәсе төрле дәрәҗә яралар алды.

Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең күпчелеге укырга баручы талиплар булган. Фаҗигале хәлгә террор гамәле сәбәпче дигән фараз алга сөрелә.
XS
SM
MD
LG