Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белгечләре, атом корылмаларын туктатуда ярдәм итү өчен, Төньяк Кореягә килә


АКШ белгечләре, төп атом реакторын туктатуда ярдәм итү өчен, Төньяк Кореягә килә. АКШ вәкиллеге башлыгы Кристофер Һилл кичә үзенең Төньяк Кореядәге вазыйфадашы Ким Ке Гван белән очрашып сөйләште.

Анда кораллар өчен плутоний җитештерүче атом реакторын туктатуның техник мәсьәләләре һәм Енбйондагы башка атом корылмаларын сүтү тәртибе тикшерелде.

Кристофер Һилл әйтүенчә, төп атом реакторын туктату бу атнада ук башланырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG