Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы укытучысы үз хокуклары өчен көрәшә


Чаллының 54-нче гимназиянең тарих укытучысы, 3 группа инвалид Ринат Хаҗиев 9-нчы ай үзенә тиешле льготалы даруларның бәясен кире кайтару мәшәкате белән йөри. Чөнки ул табиплар язып биргән кәгазь буенча дару таба алмагач, 7 мең сумлык даруны үз акчасына алырга мәҗбүр була. Акчаны кире кайтару кыенлыклары хакында Ринат Хаҗиев Азатлыкка шушыларны сөйләде:

- Федераль льготасы булганнарга Мәскәү хезмәт күрсәтә. Март аенда алып мин тиешле даруларны ала алмадым. Август аенда прокуратурага дәгьвәмне белдереп мөрәҗәгать иттем. Дару булмауда шәһәр сәләматлек саклау идарәсен гаепле итеп күрсәттем. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары О.Морозовка хат яздым. Нәтиҗә булмагач, мәхкәмәгә бирдем август аенда. Монда да шикаятьне башта алырга теләмәделәр. Шулай да 18 сентябрьдә мәхкәмә булды, минем таләп кире кагылды. 18, 26 октябрь көннәрендә булган мәхкәмәгә җавап тотучы як килмәде.

Ринат Хаҗиев эше мәхкәмәдә соңгы тапкыр 29 октябрьдә каралырга тиеш була. Анысының да нәтиҗәсе булмый.

“Мин, башлаган эшемне ахыргача җиткерә торган кеше.”- ди Ринат әфәнде.

Мәсьәлә Русиядә хәл ителмәсә, Страсбург мәхкәмәсенә барып җитәргә уйлый ул.

- Күңелемне төшермим. Әлеге эшне барыбер Страсбург мәхкәмәсенә күтәрәм. Акча зур түгел. Адвокат яллау мөмкинлеге юк. Чөнки бездә хезмәт хакы “Российский”, ә хезмәт күрсәтү бәяләре “көнбатышныкы”.

Льготалы дарулар белән кыенлык кичергән укытучы Ринат Хаҗиев беренче шикаятьне язганда рухи зыянны 1 сум итеп күрсәтә. Ләкин мировой суд чиновникларының үзенә булган мөнәсәбәтен күргәч, рухи зыян күләмен 30 мең сумга җиткергән. Дәүләт үзе авырулар белән табиплар арасында каршылык тудыра. Инвалидларны үз хокукларын яклап мәхкәмә юлында йөрергә мәҗбүр итә, ди Ринат Хаҗиев. Русиядә льготалы-ташламалы дарулар проблемасы һаман хәл ителмәде.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG