Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция белән Испания кешеләре Чадтан балалар урлауда гаепләнә


Берләшкән Милләтләр Оешмасының гуманитар ярдәм бүлекләре европалылар төркеме Чад дәүләтеннән ятимнәр сыйфатында алып китәргә җыенган 103 баланың күпчелегенең гаиләләре булганлыгы турында белдерде. Моны балалар үзләре әйткән.

ЮНИСЕФ, Качаклар эшләре буенча оешма һәм Кызыл Хач оешмасы берлектә кабул иткән хисапта язылуынча, бу балалар, нигездә, Судан белән чик буендагы авылларда яши.

Элегрәк балаларны Европага алып китәргә теләгән французлар белән испанлылар төркеме, әлеге балалар Суданның Дарфур вилаятеннән дип белдергән иде.

Франциянең 9 һәм Испаниянең 4 ватандашы, балаларны урлауда гаепләнеп, Чадта тоткарланды.
XS
SM
MD
LG