Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:41

Билгеле гарәп журналы октябрь санын Татарстанга багышлаган


Күвәйттә басылучы ”Әл-Гарәбия“ журналының быелгы октябрь ае саны Татарстанга багышланган. Басылган мәгълүматлар арасында 1920 елларда ук дөнья күргән Татарстан харитасы да бар. Ул татарча һәм гарәпчә хәрефләрендә ясалган. Журнал тышлыгына исә билгеле татар, төрки, мөселман дөньясы жырчысы Гөлзадә Сафиуллина фоторәсеме бирелгән.

Гөлзадә ханым, бу журнал кулыгызга ничек килеп керде?

Йәмән илендә кызымныц иренең әнисе, ягъни минем кодагый киосктан күреп алган. Казанга килүчеләр аша миңа җибәргән.

Журнал турында сөйләүне сорап гарәп телен бик яхшы белүче Альберт Исмаилга мөрәҗәгать иттек.

- Бу журнал 1957 елдан бирле чыга һәм бар гарәп дөньясына тарала. Аныц бу санының байтак өлеше Татарстанга багышлана. Татар халкының аеруча китапханәләрдәге борыңгы кулъязмаларына игътибар бирә. Аннары бер өлеше мөнәҗәтләргә багышлана. Анда инде Гөлзадә Сафиуллина турында күп мәгълүмат бирелә. Аныц ничек итеп балалар белән эшләве турында да языла. Бер өлеше исә таризка багышлана. Анда инде без Кремльнең фотосүрәтләрен дә күрәбез. Шулай ук галим-голәмәләрнеъ дә фотосүрәтләре күренә. Татарстан һәм Башкортстан, яки кыскасы Идел-Урал харитасы да бирелгән.

”Әл-Гарәбия“ бу санында Татарстанның сәясәте, икътисады, мәдәнияте һәм тарихы турында язып иллюстрация итеп Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчете, Благовещение чиркәвен, Кол гали, Муса Җәлил һәйкәлләрен биргән. Шулай ук Аракчинодагы барлык диннәрнең уртаклыгын аңлатучы храмга һәм хужасы Илдар Хановны турында да языла. Сабан туена барышлый татар авылларында ком чүлләрендә очрамаучы агач йортларны эзләп тапканнар. Андыйлар Казан шәһәре үзәгендә дә очраган. Иске татар бистәсендә милли туризм программасын үстерергә теләүче фотограф Рифкатъ Якупов һәм Кырымнан Казанга күчереп алып кайткан гаиләсе белән укучыны очрашу көтә.

Җәй көне Татарстанда узган Согудъ Гарәбстаны көннәрен дә искә алганнар. Бу нисбәттән Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева белән әңгәмә бирелгән. Министрныц күргәзмәләр оештыру, халыкара мөнәсәбәтләр буенча ярдәмчесе Рәйсә Сафиуллина татар рәссамнарын бәян иткән. Ә мәдәният белгече Гүзәл Сөләйманова күрсәткән борыңгы бизәнү әйберләре арасында мөселман халыкларыннан татарларга аеруча хас булган филиграньлы скань күренеп тора. ”Үзебез” яшьләр хәрәкәте лидеры Резеда Сафиуллина белән “Сакура“ татар-япон мәркәзе җитәкчесе Асия Садыйкова да юкка гына гарәпләрне кызыксындырмагандыр. Беренчесе гарәпчә басылган татар китаплары буенча белгеч, икенчесе гарәп илләрендә Казанда язылган яңа шәмаилләрнең күргәзмәсен оештырган иде. Шулай ук Гарәп илләрендә иң күп укылучы журналларның берсе булган ”Әл-Гарәбия“нең ир-егет хәбәрчесе Казанда асылда ханымнар белән аралашкан. Фотолар шул турыда сөйли.

Амил Нур

XS
SM
MD
LG