Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы Аргандаб шәһәре талиблар кулыннан алынды


Әфганстан гаскәриләре һәм беректәшләр хәрби көчләре Кандагар шәһәренә якын булган Аргандаб төбәген үз карамагына алуга иреште. Аны бераз элегрәк талиблар үз кулына төшергән иде.

Кандагар вилаяте губернаторы Әсадулла Хәлид хәбәр итүенчә, соңгы өч көндә, хәрби чаралар барышында, 50дән артык талиб үтерелгән. Әле хәрби көчләр тагын 200ләп гыйсъянчыны эзәрлекләвен дәвам итә.

Радиобызның әфган хезмәте хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, Аргандаб төбәгендә сугышлар тынган һәм өйләрен ташлап киткән җирле кешеләр кире кайта башлаган.
XS
SM
MD
LG