Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Кытайдан 300 мең уйгыр күчеп кайта дигән хәбәр дөресме?


Бер яктан карасаң “Звезда поволжья” үткен сүзле, субъектив карашлы бәйсез газета. Аның пәнҗешәмбе чыккан яңа санында, сайлау алды чоры алдыннан билгеле, сәяси фиркаләргә бәйле язмалар күп. Контрреволюция мәкаләсендә Солтан Галеев, Путинның алдагы йөрешләрен фаразлый. Шулай ук басма битләрендә Казанга Борис Немцовның килүен, Татарстан җитәкчелегенең “Укртатнафта” ширкәте тирәсендә булган мөнәсәбәтләргә җавап, һәм башка темалар каралган язмалар күрергә була.

Әмма кайвакыт бу газетада киң җәмагатьчелекне борчуга салырлык, сәереррәк хәбәрләр дә очрый. Шундыйлардан, тиздән Казанга Кытайдан 300 мең Уйгурның күчеп кайтуы. Язмадан күренгәнчә моның төп максаты шул рәвешле Татарстан халкының санын арттыру. Мәгълүматның кайдан алынуы турында һәм гомумән бу мәсьәләгә үз карашын “Звезда поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов болай белдерде.

Бу хәбәрне мин, Казан хакимияте хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә имшеттем. Бу халык санын арттыру максатыннан эшләнән. Чөнки тууга гына өметләнеп Казанда халык санын 2 миллионга җиткереп булмый. Уйгурларның килүендә мин бернинди начарлык күрмим. Алар шул ук татарлар, ләкин кыр татарлары, мәдәният тә тел дә бер үк. Шуңа күрә моны мин Казанга татарларның кайтуына тиңлим. Безнең бит сайлау мөмкинлеге юк. Я безгә татарларга бик якын булган уйгурлар килә, я башка милләтләр, таҗиклар, үзбәкләр һәм башкалар.

Дөрес уйгурларның Казанга килергә теләкләре булыр ул. Чөнки Кытайга яшәве җиңел түгел. Кем әйтмешли миллионлаган халкы артык булган, бернинди ташламалар хәтта пенсия дә түләнмәгән, елга 12 доллар ягъни 300 сум эшләп була торган илдә рәхәт яшәве кыенрактыр. Өстәвенә рус кызына өйләнеп эмигрант икәнсең, Кытай хокүмәте 10 мең доллар түли. Болай булганда китүең хәерлерәк. “Звезда поволжья”дагы язмада Кытай Татарстанга уйгурларны җибәреп, Русиянең Европа өлешендә “Кытай шәһәрен ясамакчы. Бу эшкә миллиард долларлар акча кертергә дә риза алар” диелгән.

Шул рәвешле Әгерҗе, Сарман, Әлки, республика районнарыннан башкалага килгән абый-апай, яшьләр эшсез, фатирсыз, акчасыз утырганда, Казан үзенә тагын 300 мең кешене җыймакчы. Бу кунаклар Татарстанга кирәкме, башка күп кенә мигрантлар кебек алар әрәм тамаклар булмасмы. Рәшит Әхмәтов бу сорауга болай җавап бирә.

Алар үзләре үзләрен туендыра алачак, әле шәһәргә күп кенә керем алып киләчәкләр. Ник дигәндә чөнки бу тырыш, актив халык. Бу бит зур проблема, бездә пенсионерлар арата, яшьләр кими, берничә елдан бер яшь кешегә ике өлкән туры киләчәк. Әлегә без нефть аркасында гына яшибез, 30 елдан нефть бетсә нишлибез? Шуңда күрә иң мөһиме ул кеше хезмәте.

Уйгурларның Казанга килүләренә һәркемнең үз карашы бар билгеле. “Намуслы сүз” оппозиция газетасында Татарстанның халыклар шурасы рәистәше Риф Зарифуллин бу мәсьәләгә тискәре мөнәсәбәт белдерә.Риф әфәнде күбесенчә җитәкчелекне яманлый. Газетадан өзек “Нормаль

акыл белән эш итә торган җитәкче киңкүләм массага мондый хәбәрне ачыктан-ачык игълан итми. Аз белемле җитәкчеек бүлен ярты миллион кешене теген дә монда күчереп йөртергә дә риза. Ә тел, милләт, мәдәният белән нәрсә булганы берәүне дә борчымый. Иң мөһиме җитәкчеләрнең монда булган төзелешләренә меңләгән бушка эшләүче кайта. Соңгы 100 елда Кытайда Уйгурларның саны 70%тан 45%ка хәтлек төшкән. Татарстан ярдәмендә бу санны 30%калдырмакчы булалар. Татарстанга бушлай көч тә килә, әле җитмәсә Кытай ягы, зур гына акчалар вәгъдә итә. Акча дигәндә безнекеләр анасында сатырга риза. Шулай итеп 90 елларда тел, милләтне, мәдәниятне күтәрергә кирәк дигән сүзләр онытылды” бу “Намуслы сүз” назәетасыннан Риф Зарифуллин сүзләре иде.

“Звезда поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов бу мәгълүматны Шәһәр хакимиятеннән алдым диде. Уйлап карасаң МЭРИЯ халыкның килү китүе белән шогылләнергә тиеш түгел дә кебек. Ә менә Бөтендөнья Татар конгрессынңда Казаенга 300 мең уйгур кайтарыла торган булса, моны һичшиксез белерләр иде. Тик юк... Конгрессның чит ил татарлары белән тэшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов бу турыда болай диде.

Бу мәгълүматны мин беренче ишетә, мондый хәбәр таратыр өчен бернинди сәбәп юк, турыда бернинди дә хәбәр, рәсми документлар юк. Ләкин бездә инде 3 ел укыйлар 30 татар баласы Кытайдан. Аларның күбесе катнаш никахтан туган я әтисе уйгур, я әнисе, ләкин алар үзләрен татар дип йөртә. Әлбәттә алар татарлар уйгурлар түгел, әгәр шушы балаларны уйгурлар дип саныйлар икән димәк ялгышалар.

Дөрес дөньяда уйгурларның хәле бүген яхшылардын түгел. Халыкара төрки яшьләр форумында уйгур яшьләренең чыгышларыннан беленгәнчә үк, аларны бүген кыерсыталар, изәләр. Күрәсең хәзер инде өйләреннән дә куып чыгаралар. Ә Татарстан бу очракта колач җәеп каршы алучы кунакчыл хуҗа ролендә. Берничә ел элек Татарстан үз хисабына республикага 30 Кытай татарлары саналган яшьне кайтарды. Әйтергә кирәк ул яшьәрнең күбесендә әле бүген уйгурлар дип санаучылар белгечләр бар. Республикада 3 миллионнан артык кеше яшәүне исәпкә алганда 30 кеше аз билгеле, тик менә 30 түгел ә 300 мең уйгур килсә, әлбәттә аларга Татарстанга 30 Кытай татары кебек шыпырт кына керә алмаячак.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG