Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кырым татарлары белән төзүчеләр арасында бәрелешләр булды


Бүген Кырым хокук саклаучылары, Акмәчеттә кырым татарлары белән “Олви Кырым” дип аталган төзелеш ширкәте эшчеләре арасындагы бәрелешне туктату өчен, утлы коралдан һавага атарга мәҗбүр булган.

Анда төзелеш оешмасы вәкилләре кырым татарлары элегрәк үз карамагына алган биләмәләрдә төзелеш башларга җыенган. Моңа каршылык белдергән кырым татарлары төзүчеләргә ташлар ыргыткан. Шуннан соң тарафлар арасында дөмбәсләшү киткән. Берничә кеше җәрәхәтләр алган. Низаг урынын тиз арада килеп җиткән милиция хезмәткәрләре һәм “Бөркет” төркеме сугышчылары уратып ала.

Кайбер мәгълүматларга караганда, төзелеш ширкәте бу урында эшләргә мәхкәмә карары нигезендә керешергә ниятләгән. Әмма Кырым милициясе башлыгы Анатолий Могилев белдерүенчә, төзелеш ширкәте вәкилләре кулында кырым татарлары биләгән җирләрне үзләренә алу өчен мәхкәмә карары юк.

Кырым татарлары белән төзүчеләр арасында бүген булган кебек низаг шушы ук урында соңгы тапкыр быел 18 гыйнвардә булган иде.
XS
SM
MD
LG