Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез журналист Алишер Сәиповны үтерүче табылырмы?


Журналистларны яклау комитеты Кыргызстанда бәйсез журналист Алишер Сәиповны үтерүне тикшерү барышына борчылу белдерә.

Кеше хокукларын яклаучылар әлеге үтерүгә журналистның һөнәри эшчәнлеге дә сәбәпче булуы мөмкин дип белдерә. Шуңа күрә дә алар әлеге җинаятьне дөрес һәм җентекле тикшерүне таләп итә.

Милләте белән үзбәк булган Алишер Сәипов Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның сәясәтен кискен тәнкыйтьли иде. Ул “Сәясәт” дигән бәйсез гәзит чыгарды, “Азатлык” һәм “Америка авазы” радиолары белән хезмәттәшлек итте.
XS
SM
MD
LG