Accessibility links

Гыйрактагы көрд сугышчыларына каршы көчләр берләштерелә


Гыйракның төньягындагы көрд сугышчыларының Төркиягә баскынчылык итүенә каршы АКШ, Төркия һәм Гыйрак бергәләп каршы торачак. Бу турыда Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс, очкычта Төркиягә барганда, журналистларга белдерде.

Кондолиза Райс янә бер кат Әнкараны Гыйракның төньягына басып керүдән тыелып торырга чакырды.

Бүген Кондолиза Райс Әнкарада башта Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган белән очраша. Аннан соң ул Истанбулда бүген Гыйрак мәсьәләсендә ачылачак халыкара киңәшмәдә катнашачак.
XS
SM
MD
LG