Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда тотык итеп алынган хөкүмәт хәрбиләре азат ителгән


Пакыстанның Чарабаг шәһәрендә гыйсъянчылар үзләре элегрәк кулга алган хөкүмәт хәрби бүлекләре гаскәриләрен иреккә җибәрде.

Ә башта әсирләрне журналистларга күрсәттеләр.

Узган атнада, Пакыстанның төньяк-көнбатышындагы Сват үзәнлегенә, биредә шәригать кануннарының иң катысын урнаштырырга омтылучы җирле башбирмәс рухани тарафдарларына каршы хәрби хәрәкәтләр оештыру өчен, гаскәриләр китерелгән иде.

Атнакич көнне хәрбиләр Сват үзәнлегендә соңгы көннәрдә 70ләп гыйсъянчы үтерелде, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG