Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

3 ноябрьдә Татарстан халыклары корылтае узачак


Пәнҗешәмбе көнне корылтайны үткәрү буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы булды, ә җомга көнне Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шимбә ачылачак корылтай турында матбугат очрашуы үткәрде.

Соңгы ай буе телевидение экраннарында, радиода, матбугатта Татарстан халыклары корылтае турында игъланнар, хәбәрләр, реклам сурәтләре күрсәтелеп, яңгыратылып торды. Бөтен административ ресурс һәм мәгълүмат агымнары шушы темага багышланды. Димәк, бу үә дә мөһим, актуаль мәсьәлә. Элекке заманнарда бу турыда тантаналы салкынлык белән сөйли иделәр. Туганнарча интернационализм, халыклар дуслыгы, бер гаиләдә кулга-кул тотышып яшәү. Бу интернационализмның кайда илткәнен Сумгаит, Баку, Вильнюс фаҗигаләре. Дөресрәге андагы совет гаскәрләренең һәм милициясенең җирле хулиганнар, милләтчеләр белән бәрелешүе бу интернационализм куыгын шартлатты. Карабахта сугыш, аннары Чечняда союздаш республиканың һәркайсы беренче форсат тугач та, үзе теләгән якка ычкынды. Аларны хәзер хәтта газ, нефть элмәге белән дә тышаулап тотып булмый.

Инде Русия дигән дәүләт аерылып чыккач, аның эчендәге төбәкләр, республикларның да бертөсле булмавы, аларның үзләре төрле холыклы, төрле телле милләтләрдән торуы ачыкланды. Һәр районда, һәр шәһәрдә иң кимендә 2,3,4 милләт вәкиле җирне, һаваны, эшне, икмәкне, дәрәҗәләрне һәм дөнья малларын бүлеп бергә яшиләр. Әз генә хәрәмләшсәң дә, яки бер милләткә кырын карасаң да, эшләр харап, тавыш чыга. Элеккечә интернационализм быргысын сызгыртып, күзләрне бозландырып халыклар дуслыгы турында кычкырып та булмый. Чөнки гаделлекне, дөресрәге гаделсезлекне һәркем күреп тора. Бер милләткә түрәләр кәнәфиендә утырып, икенчеләре җир тырнаса, урам себерсә, бер милләт баеп, икенчесе хәер сораса, бер милләтнең теле беренче сортлы булып, икенчесенең теле һәм тарихы ишек төбендәге чүп савытына таба этелсә, шунда ук тавыш чыга.

Татарстан андый түгел һәм андый булырга да теләми. Монда яшәгән 115 милләт иң беренче чиратта 2 миллион татар, 1 млн 400 мең рус, 125 мең чуаш һәм 20 меңнән торган берничә милләт вәкилләре тагын 100 гә якын бик аз санлы милли җәмәгатьчелек республиканы яратып, мондагы хәл белән кәнагать яши. Әгәр дә сораулар, бәхәсләр чыкса, аларны шунда ук гәзиткә яздылар, президентка, хәтта Мәскәүгә шикаять җибәрделәр. Проблеманы әйтергә тырыштылар. Шушы халыкларның беренче корылтае 1992 елның маенда үткәрелгән иде. 15 ел үткәч, яңадан шундый ук, хәтта тагын да зур корылтай үткәрергә булдылар.

Шушы корылтайны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җомга көнне журналистлар белән очрашып, шушы 15 елда ниләр эшләнгәнен һәм иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде. Казанда һәм Чаллыда дуслык йорты ачылган, милли-мәдәни оешмаларың берләшмәсе эшләп тора, якшәмбе мәктәпләре , 110 чуаш мәктәбе, гәзитләр, китаплар һәм башкалар һ.б. казанышлар һәм авырткан җирләр турында сүз шимбә иртәсендә “Корстан” кунакханәсендә ачылачак корылтайда барырга тиеш. Корылтайның беренче сәгатьләрендә Президент мөрәҗәгате һәм ике рәсми доклад турыдан-туры телевидение аша күрсәтеләчәк. Ягъни, бу чара 5 елга бер үтә торган бөтендөнья татар конгрессы кебек үк дәрәҗәдә оештырыла. Милли мәсьәлә дигәндә барысы да ал да гөл була алмый. Чөнки глобализация үз тамырларыңнан ваз кичү, милләтчелек карачкысы белән куркыту бик күп милләтләрнең сыйфатын гына түгел, санын да киметкән. Бөтенрусия күләмендә милли сәясәт турында канун һәм концепцияләр һич ахырына кадәр эшләнеп бетә алмый. Әллә нишләп ярты юлда туктап кала. Чөнки халыкларга үз телләрен, мәдәниятләрен сакларга рөхсәт итәргәме, аларга битараф калыргамы, яисә тизрәк юкка чыгару өчен чаралар күрергәме дигән бик катлаулы сорау өстендә баш ватучылар бар. Федераль дәүләт турыдан –туры дөресен әйтмичә, менә шушы четерекле урынга җиткәч, уйга кала. Шул арада ассиммиляция тегермәне эшләп тора.

Шимбә көнне Татарстан халыклары Корылтаенда республиканың милли сәясәт концепциясе 700 кеше катнашлыгында тикшерелеп, Дәүләт Шурасына, Президентка яки хөкүмәткә тапшырылырга тиеш. Аннары бу документ дәүләт мөһере сугылып рәсмиләштерелечәк. Әгәр дә делегатлар фатиха бирсә. Бу очракта Татарстан бу мәсьәлә буенча федераль үзәкне һәм башка төбәкләрне узып, уңай үрнәк күрсәтәчәк. Республикада яшәгән халыклар тигез булып, алар милли үсешкә ирешсәләр кайберәүләр өчен бу киресенчә начар үрнәк тә булып күренергә мөмкин. Шуңа күрә бу шактый хикмәтле Корылтай.

Корылтайда милли мәдәниятләр ассоциациясе ассамблеяга үзгәртеләчәк, журналистлар Фәрит Мөхәммәтшиннан ассамблея башына кемне кую белән кызыксынды. Казахстан үрнәге буенча президент булырмы, әллә башка бер җитәкчеме, яисә милли оешмалар үзләре генә калырмы. Фәрит Мөхәммәтшин бу ассамблея башына Русия кануннары буенча Президент сайлана алмавын әйтте. Оештыру комитеты рәисе буларак үзенә дә бу камытны кияргә туры килмәгәе дигән тәэсир калды. Ассамблея төзелгәч, шушы яңа оешманың конференциясендә әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк. Бәлки эшне башлап җибәргәндә вакытлыча миңа да алынырга туры килер, дип фараз итте парламент җитәкчесе.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG