Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

Омски өлкәсенең татар теле укытучылары семинарда


Бу көннәрдә Омскида өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләренең татар һәм казах телләре укытучылары өчен семинар-курслар эшләде. Туган тел укытучыларының белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән бу курсларны һәр елны өлкәнең Мәдәният министрлыгы оештыра. Быел белемнәрен камилләштерү теләген 5 татар һәм 20-дән артык казах теле һәм әдәбияты укытучылары белдерде. Казах теле укытучыларының һәрвакытта күпкә артык булуын, казах авылларының өлкә үзәгенә шактый якын – 50-100 чакрым, ә татар авылларының 200-дән 600 чакрымга кадәр ераклыкта урнашкан булулары белән аңлатырга мөмкин. Әлеге курсларга татар укытучылары Усть-Ишем, Тевриз, Тара һәм Большеречье районыннары авылларыннан килделәр. Курсларда шөгыльләнүче укытучылар шул ук көннәрдә өлкә күләмендә барган педагогия марафоны эшендә дә катнаштылар. Ә марафон кысаларында семинарлар, ачык дәресләр, мастер-класслар һәм башка күп төрле чаралар булды. Семинар-курсларга килгән укытучылар өчен татар теле буенча да ачык дәрес бирелде. Дәрес 1-нче санлы педагогия коллиятенең 4 курс татар төркеме студентлары белән үткәрелде. Укытучы Гөлсинә Әхмәрова ачык дәресне булачак татар теле укытучыларының алда торган практик дәресләргә әзерлекләрен тикшерү, күрсәтү рәвешендә оештырган иде. Студент кызлар дәресләрен татар халкының тарихы, Татарстан Респуликасы башкаласы, татар халкының танылган шәхесләре, милли киемнәр, ризыклар һәм йолалар темаларына багышладылар. Ачык дәреснең татар халкы тарихына багышланган өлеше түбәндәге сүзләр

Барлык темалар буенча фоторәсемнәр, видео фильмнар күрсәтү кулланылды, милли ризыклар тәкъдим ителде. Дәрес алып баручы студентлар үзләре милли киемнәрдә булдылар. Алар кәгазьдән түбәтәй эшләү, шәҗәрә төзү буенча булган биремнәрдә дәрескә кергән укытучыларны да җәлеп иттеләр. Соңыннан дәрескә анализ ясалды.

Семинарны оештыручылар да, укытучылар да, студентларның әзерлекләре яхшы дип билгеләделәр.

Дәресегез бик эчтәлекле булды, кирәкле, кызыклы, аңлаешлы мәгълүматне сайлап ала беләсез, мәгълүматләрне яхшырак җиткерү өчен мультимедиа ысулын куллана аласыз. Татар халкы өчен актуаль, кадерле булган нәрсәләрне сайлагансыз, татар мәдәниятен белүегезне күрсәттегез, аны әйтемнәр, уеннар, костюмнар, ризыклар аша белдердегез. Үзегезнең мәдәниятегезне саклау, алдагы буынга тапшыру эшенә җәлеп итәрлек укучыларыгызны табуыгызны телим,-дигән теләкләр булды мәгариф хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтының баш белгече Сылучәч Раеваның йомгаклау чыгышында.

Коллиятнең татар теле укытучысы Гөлсинә Әхмәрова үзе дә, тулаем алганда дәрестән канәгатьмен,-дип белдерде.

Милли белемгә багышланган бу чара тәмамланганнан соң форсаттан файдаланып авыллардан килгән укытучылар белән әңгәмә корырга мөмкин булды. Сүзне Тевриз районының Туйчы авылы мәктәбе укытучысы Зәлфирә Назырова башлады. Ул Тевриз районының этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә татар теле дәресләренең факультатив рәвештә генә алып барылуы турында әйтте. Ата-аналар да каршы килеп караганнар, әмма татар теле укыту программасыннан төшеп калган.

Байбы авылында да туган телне өстәмә итеп кенә өйрәнәләр икән. Татар теле укытучысы Мәдинә Тайчетдинова бу хактабелдерде.

Тара районы Олы Уыш авылы мәктәбендә дә татар теле шулай ук факультатив рәвештә укытыла. Туган тел дәресләрен ничек укытуны мәктәп үзе хәл итә,- ди укытучы Фәннүрә Иноятова.

Өлкәнең иң төньягындагы Усть-Ишем районының Саургач авылында татар теле дәрес булып укыту программасы буенча керә. Анда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Әликаева татар теле дәресләрен быел әле беренче генә ел алып бара, махсус белемем юк, балалар белән беррәттән үзем дә өйрәнәм,-ди ул.

Большеречье районының Үләнкүл авылында татар теле дәресләре элеккечә, укыту программасы буенча алып барыла. Бездә мәктәп директоры һәм укыту бүлеге мөдире үзләре дәресләрне саклап калырга тырышалар,-ди бу авыл мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Латыйпова.

XS
SM
MD
LG