Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида сайлау алды мәшәкатьләре башлана


Омскиның милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашуларга инде чакыра да башладылар Андый очрашу “Бердәм Русия” исемлеге буенча нәмзәт булып барган шәһәр башлыгы Виктор Шрейдер белән булды. Мэрга милли оешмаларның ихтыяҗларына кагылган күп кенә сораулар бирелде. Дөрес, ахырда очрашуда катнашучыларның фатирында суүткәргечен алмаштыру, торган йортының түбәсен төзәтү кебек шәхси сораулар өстенлек алды. Шәһәр башлыгы күп сорауларга уңай җаваплар бирде. Милли оешмалар җиттәкчеләренә мөрәҗәгать итеп ул, сезнең артта халык, җәмәгатьчелек, аңлату эшләре алып бару зарур, өлкәдә “Бердәм Русия” фиркасенә 75 % тавыш бирүгә ирешергә кирәк,- диде.

Сайлаулар темасы якшәмбе көнне Татар мөхтәрияте тарафыннан Дуслык йортында үткәрелгән өлкәннәр кичәсендә дә күтәрелде. Әйтеп үтик, рамазан ае булу сәбәпле соңлап оештырылган әлеге кичәгә 170-тән артык кеше җыелды. Чара “Татарстан-Омски” партнерлык оешмасы ярдәме белән корылган чәй өстәле артында барды. Дуслык йорты җитәкчелеге өлкәннәрне “Бердәм Русия” фиркасе өчен тавыш бирергә өндәп чыгыш ясады. Аны Себер ягы мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов та хуплап чыкты.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG