Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстанның Семей шәһәрендә “Көзге Иртыш моңнары” фестивале узачак


Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татарларның тормышы белән кызыксынып торучы милләттәшләребез Казахстанның Семей шәһәрендә “Көзге Иртыш моңнары” дип исемләнгән татар сәнгате фестивале үткәрелеп килүе турында инде хәбәрдарләр. Бу фестиваль Семей шәһәренең татар мәдәният үзәге әгъзаләре һәм Татар Сәнгате Мәктәбе хезмәткәрләре көче белән оештырыла. Анда катнашучылар Казахстанның төрле шәһәрләреннән, Русиянең кайбер төбәкләреннән, Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Чувашстаннан да булалар. Фестиваль барышында җыр, бию, музыка коралларында уйнау, нәфис сүз буенча конкурслар оештырыла. Ахырда җиңүчеләр билгеләнә, алар һәм лауреатлар катнашлыгында зур концерт күрсәтелә.

“Көзге Иртыш моңнары” фестивале Семейда быел 8-нче мәртәбә үткәрелә һәм ул Татар Сәнгате Мәктәбенең 15 еллыгына багышлана. Шул сәбәпле, быелгы фестиваль 4 ноябрь көнне әлеге мәктәптә шөгылләнүче балаларның концерты белән башланып китәчәк. Аннан соң ике көн дәвамында, гадәттәгечә, җыр, бию, музыка коралларында уйнау һәм нәфис сүз сөйләү буенча конкурслар узачак. “Көзге Иртыш моңнары” фестивале 7 ноябрь көнне җиңүчеләр һәм лауреатлар катнашлыгындагы гала-концерт белән тәмамланачак. Фестиваль ничек узар, анда нинди талантлар табылыр, оештыручылар һәм катнашучылар нинди фикерләр белдерер – бу турыда алдагы чыгышлыбызда.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG