Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:33

Казанда мөселман балалар бакчасы булачак


Безнең узган тапшыруларыбыздан ишеткәнегезчә, Казанда балалар бакчалары белән вәзгыять шактый кискен тора бүгенге көндә. Алар җитми, бакчаларга балаларын урнаштырырга теләүче ата-аналарның чираты арта бара. Мәктәпкәчә тәрбия бирүче яңа оешмалар исә бик аз ачыла. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, мәсәлән, кыска вакытлы эшләүче төркемнәр булдырыла. Аларда балалар көне буе түгел, ә берничә сәгать дәвамында гына тәрбия ала. Бу өйдә ата-аналары яки әби-бабайлары карамагында үскән балаларны мәктәпкә әзерләр өчен, төрле дәресләргә йөртү өчен оештырыла. Шулай ук төрле юнәлештәге якшәмбе төркемнәре дә булдырылган. Барлыгы мондый тәрбия ысулына республикада 2 меңгә якын бала җәлеп ителгән. Аларның күбесе шәһәрләрдә эшләп килә. Казанда мәсәлән, күп кенә мәктәпкә әзерлек белән шөгелләнүче төркемнәрдән тыш, хәтта берничә айлык балалар өчен дә мәктәпләр бар. Ләкин кайбер ата-аналарны әлеге мөмкинлекләр генә кәнәгатьләндерми. Дин тотучыларны алыйк. Ислам динен тотучы гаиләләрдә баланы кайсы балалар бакчасына бирергә дигән мәсьәлә шактый киске тора. Кайбер татар бакчаларында хәлил ризык әзерләү гадәте кертелгән. Мәсәлән, сез инде таныш булган шәһәрнең 273 татар балалар бакчасында. Ләкин анда да дин дәресләре каралмаган. Чөнки бу дәүләт тарафыннан тотыла торган бакча. Ә менә ислам динен тотучыларның бар таләпләренә дә туры килгән мөселман балалар бакчасы Казанда юк. Хәер, аны булдыру идеясы белән янып йөрүчеләр бар. Бүгенге көндә бу идея инде тормышка да ашырыла башлаган. Безгә бу хакта булачак мөселман балалар бакчасы мөдире Фәридә Чегашева сөйләде:

Мин үзем инде күп еллар балалар бакчасында эшләдем. Үзем дингә килгәч, мөселман балалар бакчасын булдыру турында хыяллана башладым. Бер юлы ирем Мәрҗәни мәчетенә намазга баргыч, Мансур хәзрәттән шундый бакча ачу теләге турында ишетеп кайткан. Ул миңа бу хакта әйтте дә, икәүләшеп мәчеткә киттек. Анда инде берничә кеше тәрбияче булырга теләк тә белдергән икән. Балалар бакчаларында эшләү тәҗрибәм шактый булу сәбәпле, миңа шушы бакчаның мөдире булырга тәкъдим иттеләр. Менә шулай башлап җибәрдек эшне. Әлбәттә, әлеге балалар бакчасында гадәти бакчалардагы кебек үк мәктәпкә әзерлек дәресләре дә булачак. Ләкин моннан тыш без балаларга дин сабаклары тәкъдим итәчәкбез, догалар белән таныштырачакбыз. Бакчада эшләүчеләрнең барысы да мөселман кешеләре булачак. Балаларга бисмилла әйтеп пешерелгән хәләл ризык ашатачакбыз.

Мөселман балалар бакчасында эшләргә теләүчеләр нде тупланган. Бакча өчен бина да бүленеп бирелгән. Хәзер анда төзекләндерү бара икән. Бакча язга таба ачылыр, дип өметләнә аның мөдире Фәридә Чегашева.

Дәүләт безгә бер иске балалар бакчасы бинасын бирде. Монда инде тулай торак та ясаган булганнар. Бина бик иске, аны төзекләндерү өчен шактый гына эшләргә кирәк. Әлегә без химаячеләр эзлибез. Һәр көнне сорыйм инде Аллаһы тәгаләдән, булыр дип өметләнәм.

Казанда мөселман балалар бакчасы булдыру өчен әле бик күп эшләргә, шактый акча табарга кирәк булуга да карамастан, Фәридә Чегашева андый бакча якын киләчәктә ачылыр дип өметлә. Анда балаларын бирергә теләчеләргә исә шәһәрнең Мәрҗәни мәчетенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда минем белән элемтәгә керергә ярдәм итәрләр, ди Фәридә ханым. Мәрҗәни мәчетендә шулай ук мөселман балалар бакчасына финанс яисә башка төрле ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә дә Фәридә Чегашеваны табарга ярдәм итәчәкләр.

XS
SM
MD
LG