Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли җанлы имам Исхак Лотфуллин вафат булды


31 октябрь һәм 1 ноябрь төнендә Кабан арты мәчете имамы Исхак Лотфуллин вафат булды. 1942нче елгы Исхак хәзрәт күпләргә милли җанлы мулла буларак таныш. Ул һәрдаим татар иҗтимагый үзәге оештырган урам җыеннарында да катнашып килде. Аны соңгы юлга озатуга да күбрәк милли һәм дини җәмәгатьчелек җыелган иде.

Исхак хәзрәт Лотфуллинның вафатын татар җәмәгатьчелеге бик авыр кичерде. Марат Мөлеков исемендәге бөтентатар иҗтимагый үзәге, Русиянең Ислам комитеты, Милли Мәҗлес, яшьләрнең “Үзебез” яңа буын хәрәкәте вәкилләре дә кайгынамә белән чыктылар. Анда Исхак Лотфуллин татар халкының асыл улы иде дип язылган.

Исхак хәзрәтне туры сүзле булган өчен күпләр яратмады. Ул рәсми руханилар, җиптәкчеләрдән ерак торып, халык белән бергә булды. Татарстанда иң беренче рәсми мәчетне дә ул ачты - Кабан арты мәчетен. Аның бинасын да ул 90нчы еллар башында хакимияттән сорап - үтенеп алды, төзекләндерү өчен химаячеләр тапты. Моны алар ул чакта депутат булган Марат Мөлеков белән башлап йөрделәрю

Әлеге Кабан арты мәчете нигезендә Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә дә оештырды. Әлеге мәдрәсә шуның белән үзенчәлекле – Исхак хәзрәт анда нәкъ милли җанлы шәкертләр тәрбияләү максатын куйды. Аларның күпләре хәзер республика мәчетләрендә хезмәт итә.

Исхак хәзрәт үзе дә һәрдаим милли чараларда катнашып килде. Аның турында Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалытдинов:

Гомернең соңгы көненә кадәр татар язмышы белән кызыксынып яшәде. Урам җыеннарында да ачынып сөйли иде

Соңгы тапкыр Исхак хәзрәт Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Санкт-Петербургта милләттәшебез Дамир Зәйнуллинның үтерелүе нисбәтеннән оештырылган урам җыенында катнашты. “Соңгы вакытта бу диннәр һәм милләтләр арасындагы сугышу бу ясалма рәвештә ясалган нәрсә. Гомумән, вак халыкларны үтерү буенча Мәскәү Петербургны куллана. Кондопогадада шулай булды. “Россия для русских” дигән проблеманы куялар. Русия ул Мәскәү тирәсендәге берничә шәһәр генә”, - диде ул чакта И. Лотфуллин

Хәрби кеше буларак Исхак Лотфуллин 90нчы еллар башында татар егетләрен армиягә җибәрмәү өлкәсендә дә көрәшеп йөрде. Гомумән, ул киләчәк буын – татар яшьләренә һәрвакыт игътибарлы булды. Үзе дә ике бала тәрбияләде. Аның берсе 2004нче елны вафат булды. Исхак Лотфулинны да Татар зиратында малае янына җирләделәр.

Милли җәмәгатьчелек язган кайгынамәдә исә Исхак хәзрәт Лотфуллин һәрвакыт дини, сәяси мәсьәләләрдә безнең киңәшчебез булды һәм ул чын татар кешесе ничек яшәргә тиеш дигән үрнәк күрсәтте дип язылган.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG