Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босниядә премьер-министрның вазыйфасыннан китүен теләмиләр


Босниянең берлектәге президиумы, илдәге серблар, мөселманнар һәм хорватлар арасында каршылыкларны булдырмас өчен, премьер-министр Николу Шпиричны вазыйфасыннан китмәскә үгетләргә тырыша.

Серб милләтеннән булган Николу Шпирич Берләшкән Милләтләр Оешмасы идарәсе гамәлләренә каршылык йөзеннән, кичә вазыйфасыннан китүе турында белдерде.

Халыкара идарә башлыгы Мирослав Лайчак яңарак, аның фикеренчә, Босния хөкүмәте һәм парламенты эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итәчәк кайбер башлангычлар тәкъдим иткән иде.

Шул үзгәрешләр Босния сербларының ачуын кабартты. Алар бу үзгәрешләр Босния үзәк идарә оешмаларында үзләренең йогынтысын киметүгә китерәчәк, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG