Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау кампаниясе кыза


Сайлаулар якынлашкан саен сәяси һава торышы кызганнан-кыза бара. Бер төркем фирка бүлекчәләре хакимият ресурсы белән файдалануга каршы мөрәҗәгать кабул итте. Алар: “Алма”, Ватандашлар көче”, “Уң як көчләр берлеге”, “Русия патриотлары”, “Ватандашлар көче” һәм алмачылар белән коммунистлар. Аларга бу документны имзалауга Башкортстан хакимиятенең “Бердәм Русия” файдасына эшләве сәбәпче булган.

Шундый ук документ 18 октябрь имзаланган иде инде. Аны “Бердәм Русия” оештырды, чарага дүрт фирка бүлекчәсе чакырылмаган иде. Әлеге мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында өч фирка үткәненә дә кул куйган иде. Алар: Коммунистлар, “Ватандашлар көче” һәм “Уң як көчләр берлеге”.

Фиркаләр хәбәрдәрлек чараларында бушлай чыгыш ясауга җирәбә салды. Телевидение һәм радио аша бушлай чыгыш ясарга нибары алты минут ярым вакыт каралган, гәзитләрдә урын бүлү дә бик аз күләмдә.
XS
SM
MD
LG