Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты утырышы булды. Анда республика татарлары корылтаен уздыру мәсъәләсе каралды. Корылтайны уздыру 8нче декабрьгә билгеләнде. Ноябрь районнарда хисап конференцияләре узачак. Районнарда корылтайга өчәр делегат сайланачак.