Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә фатир өчен акча биреп алданганнарны юаттылар


Сембердә фатир өчен акча биреп алданганнар җыенында зал шыгрым тулы иде. Анда алданганнарга ярдәм итү өчен төзелгән Дума комитеты рәисе Александр Хинштейн да катнашты. Беренче булып сүз тоткан губернатор Сергей Морозов җирле хакимиятнең алданганнарга ярдәме белән таныштырды.

Хакимият алданганнарның иҗтимагый фонды белән килешү төзегән, кабул ителгән махсус канун нигезендә ярдәм күрсәтелә. Былтыр 11 сертификат тапшырылган, бу юлы - 9. Киләсе елның кышында тагын 40 – 45 гаилә фатир алачак. Моның өчен бюджетта 50 миллион сум каралган.

Морозов чыгышыннан соң, Социаль яклау департаменты башлыгы Васильев бәхетле гаиләләргә 9 сертификат тапшырды. Алар, әлбәттә, хакимияткә олуг рәхмәтләрен белдерделәр. “Бәхетлеләр” арасында татар баласы Ирфан Насыйров та бар иде. Җыелыш алдыннан ул үз шатлыгы белән дә бүлеште.

Күңелле эшен башкаргач, Васильев әфәнде депутат Хинштейнга гозер дә белдерде: “Дотациягә яшәүче төбәк өчен калган 165 алданган өчен фатирга акча табу кыен – Думада ярдәм мәсьәләсен күтәрергә иде. Аның сүзен хуплап, Морозов Думага рәхмәт белдерде. Баксаң, Дума болай да өлкәне читкә типми икән: төрле ихтыяҗлар өчен миллиардтан артык акча бирү турында карар кылган. Һәм алданганнарны яклау да – гомум бурыч.

Депутат Хинштейн исә, фатир өчен биргән акчаларын югалтканнар турында, башка 15 төбәк җитәкчеләренә караганда, Ульян хакимиятенең ныграк тырышуын әйтеп узды. Ләкин бу җыен алданганнарга ярдәм генә түгел, сайлау алды чарасы да булып чыкты. Һәрхәлдә Дума депутаты Александр Хинштейн алданган инвесторлар турында бары тик Бердәм Рәсәй фиркасе генә кайгырта, дип ассызыклады. Димәк, бар өмет – “Бердәм Рәсәй”дә генә, эшләр яхшы барсын өчен, төбәк башлыгы шул партия әгъзасы булырга тиеш.

Ләкин Сембер хәлләре бик үк мактанырлык түгел икән. Һәрхәлдә, акча үзләштерүчеләр өстеннән кузгатылган җинаять эшен тикшерүче Владимир Крупин чыгышы шундый фикер тудырды. Тикшерү барышында нибары 2 миллион ярым акча табылган. Банктагы 100 миллион Тикшерү изоляторында утыручы “комбинатор” Коваленко кул куйган вексельләр ярдәмендә каядыр “югалган”. Шулай ук Камышин урамында төзелеп беткән яңа йорттагы фатирларга да СИЗОда утыручы Коваленко белән төзелгән өр яңа договор-килешүләр нигезендә өр яңа хуҗалар табылган. Сүз сорап алган бер ханым әйтүенчә, судьялар да сатылган икән. Бүлеп бирелгән бер фатирга үзенең беренчелеген ул судта исбат итә алган. Ләкин тагын бер “беренче” табылган. Монысы инде – милиция хезмәткәре. Һәм икенче суд фатирны нәкъ аңа биргән дә. Моңа инде депутат Хинштейн да гаҗәпләнү белдерде.

Ашыгыч рәвештә Тикшерү изоляторында – СИЗОның үзендә дә тикшерү уздырырга кирәк, диде ул. Үзегез булдыра алмыйсыз икән, округка, хәтта Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итегез, диде ул. Бу җәһәттән, төзелеш өчен җир биргән мэр Ермаковка да сорау туды. Ә ул үзенең төзелеш буенча урынбасарын эштән азат итүен белдереп чикләнде.

Депутат Хинштейн әйтүенчә, шундый җинаять эшләре тагын 15 төбәктә кузгатылган. Димәк, бу – гомум күренеш. Патша заманында губернаторларның ришвәтче булуы да гомум күренеш булган. Ул вакытта ришвәткә җирәнеп караган Гавриил Державинны, ришвәтче губернаторлар таләбе буенча, урыныннан алганнар. Бу ике гомум күренеш арасында уртаклык күрмисезме? Хинштейн күрми икән.

Державинны читкә этәрмәделәр, ә Юстиция министры, соңрак Синод пркуроры итеп билгеләделәр, диде ул. Югыйсә, Державинның мондый урыннарга билгеләнүен – патша хәзрәтләренең дә ришвәткә каршы көрәш ысулы дип санарга буладыр.

Хәер, бүгенге Рәсәй сәясмәненнән ришвәтчелекнең киң таралганын тануына әллә ни өметләнеп тә булмыйдыр инде, ахрысы. Әлеге җыенның максатын да, халык өчен тырышу түгел – бары тик сайлау алды чарасы дип кенә санаучылар да бар. Һәрхәлдә, хокук саклаучылар фикере шундый.

Айрат Ибраһим, Сембер
XS
SM
MD
LG