Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак Барс" нигә җиңелә?


Гадел Галәметдин. Соңгы вакытта Татарстанның җитәкче даирәләрендә тыелган темалар дигән нәрсә күзәтелә башлады. Сәбәбе – узган 2-3 елда Русияне дер китергән “Ак Барс” хоккей командасының быел гел җиңелеп баруы. Өстәвенә “Рубин”ның, “Уникс”ының хәлләре дә мактанырлык түгел. Бүген сүз күбрәк “Ак Барс” турында барачак. “Ак барс”ның Татарстан хоккейчыларының җиңелүен төрле кеше төрлечә аңлата. Кемдер яхшы уенчыларынн башкалар клублар сатып алды ди, икенчеләр сәбәп яңа уенчыларның физик яктан әзер булмауларында, ди. Бүген “түгәрәк өстәл”гә җыелган белгечләр дә бу сорауга җавап эзлиләр. Сөйләшүдә “Ватаным Татарстан” газетасының хәбәрчесе Илнар Хөснуллин, “Шәһри Казан” газетасының хәбәрчесе Радик Сабиров, “Ак Барс” хоккей командасының җанатары Айназ Шәймәрданов һәм журналист Римзил Вәли катнаша. Сорау шундый: Ни өчен Ак барслылар җиңелә?

Илнар Хөснуллин. Төп өч сәбәп бар. Беренчедән, Россия чемпионатында бу юлы башка командалар катнашалар. Һәм алар яхшы уйный. Икенчедән, “Ак барс”ка сезон алдыннан көчле уенчыларны сатып алу катлаулы булды, иң төп уенчыбыз Сергей Зиновьев тирәсендә командада имеш-мимеш таралды. Әлбәттә, бу да колеядан чыгарды. Өченче сәбәп – “Ак барс” командасының составында зур үзгәрешләр. Сер түгел, “Салават Юлаев”ка биш уенчыбыз китте. Еременконы беренче чиратта әйтергә кирәк, Терещенко, Щедилов, Воробьев, Прошкин. Ике «Ак барс» уенчысы «Динамо» га китте.

Радик Сабиров. Монда барысы да акча белән генә бәйле, “Ак барс”ның начар уйнавы да, имеш-мимешләр дә, уенчыларының китүе дә. Безнең уенчыларга, әлбәттә, күбрәк акча такъдим иттеләр. Башкортлар Русиягә кушылуга 450 ел тулу уңаеннан ничек дә булса чемпион булырга максат куйдылар. Берничә ел дәвамында Башкортостан җитәкчелеге татарларның “Ак барс” кебек көчле команда төзүләренә, әлбәттә, көнләште. Аларның “Башнефть” безнең “Татнефть” белән көндәш. “Ак барс” командасына бирелә торган акчаның зур өлеше беренче звенога калды. Ә калган уенчылар киселделәр. Акча аз булганлыктан алар яшь, үзләрен күрсәтә алмаган уенчыларны алганнар.

Радик Сабиров. Иң зур сәбәп - уенчыларның китүе. Мин монда бер нинди фаҗига да күрмим. Искә төшерик узган елны. Магнитогорскның “Металлург” командасы сезонны бик начар башлады. Уенчылар да китте, тренерны да алмаштырып карадылар. Сезон ахырында чемпион булып калды. Хәзер дә Зиннатулла Биләлетдинов, барысын да сезон ахыры күрсәтер, ди.

Без ни өчен фаҗига ясыйбыз? “Ак барс” ике ел дәвамында чемпион булып барды. Сезонга әзерләнгәндә, команда быел планнарны бераз үзгәртте. Мәсәлән, узган елны искә төшерсәк, команда сезон башында яхшы уйнады. Аларның пик вакыты гыйнварь айларына туры килде. Шушы вакытта без, билгеле, Европа чемпионатның кубогын оттык. Ләкин, сезон ахырында безнекеләрнең хәлләре калмады. Мин ышанам, без начар башладык, ләкин сезон ахырына күтәреләчәкбез.

Римзил Вәли. Мин спорт журналисты түгел, ләкин ике спорт журналисты фикере белән ризалашмыйм. Беренчедән, Казанның үзәгендә менә дигән спорт үзәге төзелде. Шартлар бар. Икненчедән акча җитмәүгә ышану кыен.

Илнар Хөснуллин. “Ак барс” хоккейчыларының эш хакы кимеде дип әйтмәдек, башкаларга бик нык арттырдылар. Соңгы елларда Мәскәү ЦСКАсында монополия алып барыла. Мәскәү хоккейга кире кайтырга тели. Әйтик, ЦСКА, “Динамо” өстән төшергә җыенмый.

Гадел Галәметдин. Үзегез раслап торасыз бит эш акчада булса да, акчаларның шулай үзгәрүе табигый, чөнки “Ак барс” көмеш медаль алган команда, аның уенчыларын сатып алу башкалар өчен зур файда, беренчедән үзенекен шәбәйтә, икенчедән көндәшне көчсезләтә. Егетләрне аңларга була алар ел саен акчаларын шулай арттырып барачак бит инде, димәк акча мәсьәләсе бу елын-ел булган табигый хәл. Икенчедән, бу фаҗига түгел дисез, “Рубин” җиңелә, “УНИКС” та җиңелә, инде спорт сезонының башында 17 урында булу ничек инде бу фаҗига булмасын. Киресенчә, психология буенча иң башта җиңгән командалар калган командаларны психологик яктан сындырып җиңә бара.

Римзил Вәли. Бу авыр хәл. Ирләрнең дә , хатын-кызларның да кәефенә суга. Яраткан команда җиңелгәч, кайсылар начар эшли, кайсыларының Татарстанга мөнәсәбәте начарая. Безнең эшлекле репутацияга да зыян килә. Иң мөһиме, акча сарыф ителгән. Ә бит гади кешеләр чамалый, күпме акча анда киткән.

Гадел Галәметдин. Ә җанатарлар бу турыда ни уйлыйлар?

Ни әйтсәң дә, алар бит уен вакытында хоккейчыларга иң якын кешеләр. Алар белән бергә уйнаган сыман, алар белән җан аталар. Бүгенге сөйләшүебез күпләр өчен бик үк күңелле тема булмаса да, сез, Айназ, хәзерге мизгелләрдә ни кичерәсез? Яраткан командагызның җиңелә баруы сезгә ничек тәэсир итә?

Айзат. Боз сараена баргач, әлбәттә, рухың үзгәрә. Икенче дөньяга килгән сыман булып китәсең.

Гадел Галәметдин. Ничек уйлыйсың, алар күтәрелерме, юкмы?

Айзат. Әлбәттә, күтәрелер. Бу башы гына. Аларның бөтен эмоцияләре сезон ахырына калыр.

Илнар Хөснуллин. Бүтән елларның шундый хәл булганы бар, Магнитогорск та артта барды, уналтынчы урынга төшкәне булмады, әлбәттә. Быел булган хәлләр киләсе сезоннар өчен зур файда китерер. Яңа уенчыларны “обкатывать” итәләр.

Радик Сабиров. Мин Айзат кебек җанатарларны якын күрәм. Ул әйтте, мин фанклубка кермим. Дөресен әйткәндә, анда исерекләр, тәртип бозучылар Алар фанатиклар.

Римзил Вәли. Ә сез, спорт журналистлары, объектив карашлы кешеләр, әйтегез әле. Җидегә өч, дүрткә бер җиңеләсез, сезнең хис, тәртип, кан басымы ни хәлдә?

Илнар Хөснуллин. Мин андый чакта хатыныма әйтәм: авыр сораулар бирмә дип. Бүтән нәрсә белән торырга тырышабыз.

Радик Сабиров. “Ак барс” җиңгәндә, Мәскәү бер нәрсә әйтмәде. “Ак барс” җиңелә башлагач, Мәскәү гөрли, шатлана. “Синтез”ны искә төшерик. Алар чемпион булды, Европа чемпионны алдылар. Шунда Мәскәү закон уйлап тапты: командада бер генә легионер булырга тиеш.

Гадел Галәметдин. Федераль дәрәҗәдә легионерлар, бер генә көчле команда булдырырга телиләр. Ә бездә аларга каршы тора ала торган шундый команда булдырырга мөмкинме?

Радик Сабиров. Без киләчәккә өмет белән карарга тиеш. Айзат дөрес әйтте, Россия күләмендә спорт мәктәпләре беренче планда. Ә туксанынчы елларны искә төшерсәк, балалар спорты бөтенләй бетте. Хәзер әкрен генә аякка басып киләбез. Монда Татарстан әле беренче булып бара.

Гадел Галәметдин. Дөрес кемдер хоккейны бернигә дә яраксыз уен кебек кенә кабул итә. Ләкин әйтергә кирәк бу уеннар белән яшәүче, җан атып йөрүче кешеләр дә шактый бит хәзер, шуңа күрә белгечләрдә хокей командасының һәрдаим җиңелүе массакүләм халыкта канәгатьсезлек уятырга мөмкин дип саныйлар. “Ак Барс"ның җиңелүенә Казан халкы нинди мөнәсәбәттә соң? Шәһәр урамыннан фикерләре шундый.

- Хоккей, футбол – спорт кешегә бик кирәк.

- Мин хоккейны яратмыйм.

- Аларга күп акча бирәләр. Акча түләсәләр, яхшы уйныйлар.

- Мин хәзер бит карт, әмма безнең командабыз җиңсә, бик шатланам. Бик яхшы уенчыларга игътибар да җитми.

- Нинди генә җиңелүләр булмаса, аларга дөрес карарга кирәк,

- Уйный белмиләр. Начар уйныйлар. Әллә түләмиләр инде аларга? Терещенконы, Воробьевны җибәрмәскә иде. Тырышырга кирәк, уйнарга кирәк, алай уйнасалар, нинди өмет булсын?

- Узган сезоннарда әйбәт уйныйлар иде. Тренер дә әйбәт. Уенчылары да.

Гадел Галәметдин. Ә менә күп кенә акчалар сарыф ителә бит. Халык авазыннан да ишеттек, күпләр моның белән канәгать түгел, күпләр хоккейны һәм спортның башка төрләрен дә уен буларак кына кабул итә. Бу дөресме, ничек уйлыйсыз?

Илнар Хөснуллин. Спортны уен буларак кына кабул итү дөрес түгел. Ул иктисад та, зур акча да. Бер «Ак барс»ның җиңүе белән генә Татарстанда йөз меңнәрчә кешеләр белән идарә итергә була. Кеше өч ай хезмәт хакын алмаган булса да, “Ак барс”ның җиңүе белән ул шатлыгыннан бер атна исереп йөриячәк. Үзе теләмәстән, аның башында “Булдырабыз!” дигән уйлар туа.

Римзил Вәли. Ә хәзер булдырмый башлагач, нишләргә соң, ничек яшәргә?

Илнар Хөснуллин. Уналтынчы урын белән без сезонны тәмамламыйбыз, әмма кәеф төшә. Монда өметләнергә кирәк. Без спорт белән шулкадәр мавыгып китәбез, шуның белән яши башлыйбыз.

Радик Сабиров. Уналтынчы урын дигәч, бер әйбер әйтәсе килә. Мин үзем җаным белән “Ак барс”ның җиңүен телим. Ләкин шул ук вакытта, аның уналтынчы урында калуын телим. Чөнки әгәрдә шулай ук уналты команда чыкса, без шулай ук “Салават Юлаев” белән уйнаячакбыз. Беренче уенда без бөтен каршылыкларга, бәхәсләргә нокта куячакбыз.

Айзат Шәймәрданов. “Салават Юлаев”ка карасаң, алар бу сезонда йолдызлы хоккейчыларны җыйдылар. 2005тә без дә шулай итеп караган идек: Ковальчов, Ричардс... Барыбер, уңышка китермәде. Бу юлы “Салават Юлаев”ның уеннары шулай ук озак бармас, дип уйлыйм.

Илнар Хөснуллин. Минемчә монда ашыкмаска кирәк. Казанга 2004-2005 сезонга уенчылар килделәр, чөнки Америкада локаут башланды, сезон булмаячагын белеп килделәр. Америкада локаутның бетеп, анда сезон башлану турында белеп, “Ак барс”ка уенчыларны бер сезонга гына бирделәр. “Салават Юлаев”ка океан артыннан килүчеләр бер сезонга түгел, ә өч-дүрт елга килүчеләр бар.

Римзил Вәли. Читтән караганда, монда сәяси провакация бардыр, мин уйлыйм. “Салават Юлаев” биш уенчыларны сатып алган икән, “Ак барс”ны бетерер өчен. “Таталар бик үсенделәр, туктатырга кирәк аларны”. Заговор юк микән?

Илнар Хөснуллин. Узган елның март-апрель айларында булган вакыйгаларны искә төшерик. ЦСКА, Металлурга белән булган уенда “Иван Грозный хей-хей, татары, мы вам напомним 1552” кебек шигарьләр бик күп күтәрелде. Бүген спорт – ул зур сәясәт.

Радик Сабиров. Бүген Мәскәү басымы сизелеп тора. Ничек инде татар егете, русларны узып, чемпион була? Моңарга Мәскәү тиз генә үз мөнсәбәтен белдерә.

Гадел Галәметдин. Әйе, кемдә корал, шунда көч диләр бит. Мәскәү, кирәк икән, шулай тиз генә канун, я булмаса башка карар уйлап чыгара ала икән, бу чынлыкта законлы гамәлме соң?

Илнар Хөснуллин. Спорт дөньясының чемпионатларның протокол кабул итүчегә үзгәреш кертергә кирәкми. Мәскәүдәге түрәләр кабинетларда хәл итә моны. Законга туры килмидер, кешелеккә, объективлыкка туры киләдер.

Гадел Галәметдин. Ахырга таба шундый сорау сез ничек уйлыйсыз, “Ак барс” аякка баса алырмы, әллә инде исемлек ахырында калырмы? “Салават Юлаев”ка юл бирерме?

Илнар Хөснуллин. Кемнең чемпион булуы, быел әйтүе бик кыен. Чөнки командалар барысы да бик көчле.

- Бу җанатарлардан да тора. Мин ышанам, “Ак барс” өчлеккә менер.

Римзил Вәли. Зәйнуллин, Насретдинов һәм башка татар фамилияле кешеләрне башка командаларга алынып, Казанга туп кертүе минем йөрәгемне яралый.

Гадел Галәметдин. Шушындый милли татар фамилияле егетләрнең үзебезгә каршы уйнаулары Римзил әфәндене бик борчый икән, ахырда спорт һәм милләт дигән берничә генә фикер алышмый булмый. Спортның милләте бармы, ничек уйлыйсыз?

Илнар Хөснуллин. Әлбәттә, милли аспекты бар. Морозов капитан булса да, Зиновьев иң яхшы уенчы булса да, Зарипов “Ак барс”ның символы булып тора.

Радик Сабиров. Әгәр дә бердән-бер татар тренерыбызны югалтсак, халыкның хоккейга мөнәсәбәте үзгәрергә мөмкин.

Айзат Шәймәрданов. Татарларның бүтән командага уйнап йөрүе күңелне әрнетә, чөнки җанатарлар “Татары – вперед!” дип кычкыралар. Минемчә, спортның милләте бар.

Гадел Галәметдин. Бер карасаң, хоккей уены, бары тик спортның бер төре генә. Бүгенге әңгәмәдәшчеләребез фикеренчә, бик күп миллионлаган аудитория алдында җиңү һәм җиңелү уен эш түгел. Һәрхәлдә “Ак барс”ның бүгенге хәленә, вәзгыятенә һәм җиңелүенә миллионлаган кеше йотлыгып карап тора. Милләтсез команда уены хәтта милләтлеләргә тәэсир итә икән. Җиңүчеләрнең ата – ана, дус ишләре күп булса да, җиңүчеләр ятим дип санала. Ә “Ак барс” бүген 16 – нчы урында барса да, ятим кебек түгел күренә.

XS
SM
MD
LG