Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе Тифлистә урам җыеннарын дәвам итә


Грузия оппозициясе вәкилләре бүгеннән дәүләт оешмалары биналары алдында пикетлар оештыра башлады. Иртән берничә дистә яшь-җилкенчәк бер сәгать дәвамында Грузия Эчке эшләр министрлыгы бинасы алдында “тере” коридор булып басты. Алар эшкә килүче полиция хезмәткәрләренә:”Оялыгыз” дигән сүзләр кычкырды.

Әгәр оппозиция вәкилләренең гамәлләре дәүләт оешмаларының көйле эшчәнлегенә комачаулык итсә, хакимиятләр тиешле чаралар күрү белән кисәтте.

Оппозициячеләр президент Михаил Саакашвилиның вазыйфасыннан китүе һәм киләсе елның язында ук парламентка сайлаулар оештыру таләпләре белән узган җомгада башлаган урам җыеннарын дәвам итәргә ниятли.

Элегрәк урам җыеннарында катнашкан 20ләп кешенең хастаханәләргә озатылуы турында хәбәрләр булган иде. Табиблар әйтүенчә, аларның барысы да махмырдан интегә һәм нык өшегәннәр. Оппозициячеләр үзләре исә кемдер алып килеп сыйлаган шәрабтан агуланулары турында әйтә.
XS
SM
MD
LG