Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Кытай белән АКШ саклану министрлары фикер алышты


Кытай Халык Республикасы белән Америка Кушма Штатлары саклану министрлары Као Ганчуань белән Роберт Гейтс Пекинда сөйләшүләр үткәрде.

Тарафлар Кытай Саклану министрлыгы белән Пентагон арасында “кызу” телефон элемтәсе булдыру турында килеште.

Матбугат очрашуында Роберт Гейтс, дөнья җәмәгатьчелеге борчылуын исәпкә алып, Кытай ягын үзенең хәрби өлкәдәге хәлләре турында күбрәк ачыклыкка чакырды.

Гейтс шулай ук сөйләшүләр барышында Иранның атом программасы мәсьәләсе кузгатылуы хакында да хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG