Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси золым бер кая да китмәгән


30 октябрь Русиядә Сәяси золым корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Шушы уңайдан бу көнне Уфада да хәтер чарасы үткәрелде. Уфаның “Юбилейный” мәдәният сараенда ил эчендә террор оештырган сталинчылыкка ләгънәт укылды. Әмма, бер генә чыгыш ясаучы да: ә бүген сәяси нигездә кешеләрне эзәрлекләү бармы, дигән сорауны күтәрмәде. Чынбарлыкта, андый сорау бүген дә, ил эчендә террор оештыруның идеологы булган Ленинның күпсанлы һәйкәлләре кебек, тырпаеп тора. Шул ук Башкортстанда, республика президенты Мортаза Рәхимовның ихтыярына каршы баручылар, алай гына да түгел – Рәхимовның район һәм шәһәрләр башында утыручы хакимнәрен тәнкыйтьләүчеләр - бүген ( ә 70 ел элек түгел) эзәрлекләнә. Берничә генә мисал. Иглин районындагы фермер Хәсән Идиятуллин яраткан эше – атлар үстерү белән шөгыльләнәсе урынга, район башлыгын тәнкыйтьләгәне өчен, гаделлек эзләп көне-төне, еллар буена мәхкамә юлын таптарга мәҗбүр. “Район башлыгы әмере буенча, минем көтүлекләрне, сөрү җирләрен кистеләр”, - ди ул. Борай районының мәгариф бүлеге җитәкчесен татар балаларына башкорт телен тагуда җитезлек күрсәтмәгәне өчен уйдырма гаеп тагып, эшеннән алдылар. Кушнарен районындагы Байталлы татар мәктәбе директоры Илфир Котдысов, директорлыктан төшерелеп төрмәгә ыргытылды. Русия Дәүләт думасына сайлауларда депутатлыкка кандидат булган Илфир Котдысов, әле тикшерү эшләре генә барса да, күпләп кеше үтерүче кебек зинданда тотыла. Шаран районындагы район гәзитендә мөхәррир урынбасары булып эшләгән Фаил Әхмәтшин, Туймазы районы шифаханәсендә бүлек мөдире булган Фаезов һәм башка бик күпләр, татар милли хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен эш урыннарыннан алындылар, төрле интегүләргә дучар ителделәр. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Рамил Бигновны мәгълүмат чараларында пычратулардан соң, аңа карата җинаять эше ачтылар. Аңа Уфа шәһәреннән читкә чыгу тыелган. 25 октябрьдә Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, профессор, Башкорт аграр университетының философия һәм социология кафедрасы мөдире Рушан Галләмов, хакимиятләр әмере буенча татар проблематикасыннан читләшмәгәне өчен, эш урынын югалтты.

Хакимиятләр кураена биергә биергә теләмәгәннәре өчен эшләреннән алынучылар кулына үзенчәлекле “кара билет” тоттырыла сыман: аларны үз һөнәрләре буенча республикада эшкә алмыйлар.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG