Accessibility links

Бөтенрусия мөселман форумы


1 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Русиядә ислам- Русиянең граҗданлык җәмгыяте гаратны» дигән шигаръ астында өченче Бөтенрусия мөселман форумы узды. Кызыклы гына исемләнгән бу конференция – ягъни, аның исеме «Русия мәселманнары Алла белән Ватан өчен хай- тек дөньясына» дип аталган иде; - ике төрле вакыйгага багышланып уздырылды. Беренчесе – Мәскәүдә 17 елның маенда булган беренче мөселманнар съездының 90 еллыгы искә алынды,һәм икенче- русия халыклары бердәмле көне дә билгеләнде. Русия мөфтиләр шурасы җитәкчелегендә, Абу Ханиф һәм Ш.Мәрҗәни фондлары оештырган бу конференсияне алып баручы Тубән Новгород мөфтияте булды.

4 көн буе дәвам иткән конференциядә пленар утырыштан соң күп төрле секцияләр эшләде. Атап әйткәндә дини, сәяси тарихи-мәдәни, архиологик секцияләрне атарга була. Форум кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр эшләде, Абдулла Йосыф Али төрҗемә иткән рус телендәге Корән тәфсир тәгдим ителде. Мәдәни программа кысаларында, «Алтын Мөнбәр» мәселман кинофестивалендә урын алган «Җеп» дип аталган кино тасмасын күрсәтелде. Шәрек музеенда «Каләм белән Кара биюе» дип аталган Якын көнчыгыш сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләде. Ә инде форумның соңгы көнендә Төрек җырчысы Омар Фарук Текбелек концерты узды. Текбилек 2003 елда Төркиянең иң яхшы артисты дигән исемгә лаек булган шәхес.

Бөтенрусия мөселман сезды күп төрле галимнәрне, сәясәтчеләрне, хөкүмәт эшлеклеләрен, дәүләт депутатларын дә җәлеп иткән иде. Анда Татарстан, Башкортстан, Мәскәү галимнәре дә катнашты. Конференция эшендә катнашып,70 артык кеше чыгыш ясады. Алар арасында Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, тышкы эшләр министрлыгының махсус илчесе Вениамин Попов, Алексей Гришин һәм башка дин вәкилләре дә бар иде.

Конференциянең сәләмләү бүлегендә чыгыш ясаган Русия президенты администрациясе вәкиле Алексей Гришин , яңа төзелгән мөселман фәнен мәдәниятен, мәгәрифен үстерү фонды аша Русия мөселманнарына 50 миллион сум акча бүлеп бирелде. Мөселман оешмалары хөкүмәттән моңа кадәр беркайчан да да мондый ярдәм алганнары юк иде, диде.

Ә инде Вениамин Попов үзенең чыгышында бу конференциясе оештырган Түбән Новгород мөфтиятенең эшчәнлегенә югары бәя биреп:

«Соңгы вакытта Түбән Новгород һәм өлкә дини һәм мәдәни үзәккә әверелә бара. Биредә мәгърифәтчелек эшләре киңәя. Рус телендә Абдулла Йосыф Фли эшкәртүендә Корьән тәфсир, Тәүфик Ибраһим әсәре һәм башка китаплар нәшер ителде.

Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгыту нигезендә Дөнья күләмендә Русиянең тоткан урыны үсә бара. Цивилизацияләр бәрелеше якын 10 елда булмас дип фараз итсәк тә, салкын сугыш дәвам итә. Дини экстремистлар ясаган террор гамәлләре быел 25% үскән. Бу террорлардан күпчелек мөселман халкы корбан була», диде Вениамин Попов.

Без инде бу мөселман конференциясенең 1917 елныңд маенда уздырылган беренче мөселман съездының 90 еллыгына багышланган булуы турында да әйткән идек. 90 ел элек май аенда съезд уздырган мөселманнар, вакытлы Русия хөкүмәтенә үз таләпләрен формалаштыру өчен җыелышканнар. аларны яңа Русиядә яшәячәк мөселман халыкларының язмышы борчыган. Шунысы да кызыклы, съезд Корәни Кәрим уку белән башланып киткән. Корьәнне ул вакытта танылган дин галиме Муса Бигиев укыган. Шушы ук съезда Зәки Вәлиди дә чыгышы ясаган. Садри Максуди үзе катнашмаса да аның милли мәдәни мөхтәриятләр турындагы кануны, русия хөкүмәтенә булган таләпләренең нигезе итеп кабул ителгән.

Гомүмән алганда, бүгенге көндәге милли мәдәни мөхтәриятләр низамнәмәсе нигезендә шул ук Садри Максудилар эшкәрткән тәгълимәтләр ята.

Без инде бүгенеге мөселман конференциясендә катнашкан, чыгыш ясаган, дәүләт думасы депутаты, Федераль милли мәдәни автономия рәисе Илдар Гильметдиновка мөрәҗәгатъ итеп, 90 ел элек мөселманнар куйган таләпләрне Русия бүген үтиме соң дигән сорауны бирдек. Илдар Гилметдинов: « Русия - ул без. Без ничек теләсәк, шулай булачак,» диде. Ә нигә соң. мәсәлән Мәскәү өлкәсендә мөселманнар мәчет төзелешләренә җир ала алмыйлар, дигән сорауга Илдар Гильметдинов. «Сөйләшә белергә кирәк. Хат язып таләп итәргә генә түгел. Үзара татулыкны булдырырга кирәк. Минем бер танышым барып сөйләште дә. мәчетен дә ачты. аңар беркем дә каршы килмәде. Хәзер милли эшләр өчен дәүләт тә матди якны булдырачак. Бу хакта бюдҗетка аерым юл белән керде. Без депутатлар моны контрольдә тотабыз. уУл ярдәмнәр министрлыклар аша конкурста җиңгән оешмаларга грант формасында биреләчәк», диде Илдар Гильметдинов.

Шулай итеп, депутат Илдар Гильметдинов әйткәнчә. әгәр дә милли мәдәни мөхтәриятләр үз эшләрен күрсәтә алсалар, грант конкурсларында җиңеп чыгу бәхетенә ирешсәләр, әгәр министрлыклар ул эшләр өчен грантларны бирергә дип карар кабул итсә, бәлки милли оешмалар да хөкүмәт бүлеп биргән матди ярдәмне алу бәхетенә дә ирешерләр.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG