Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Укртатнафта”ны рейдерлар һөҗүме белән яулаган Овчаренко әле дә ширкәт белән җитәкчелек итә


Эт эткә, эт коерыкка дигәндә “Укртатнафта” ширкәте тирәсендәге буталчыкка соңгы нокта әле һаман да куелмый. Кременчуг заводы эшсез тора, “Татнефть” үзенең 18% акциясен күрми, җитәкчелек әле берәүне, әле икенчене гаепле итеп, бу мәсьәләне чишергә маташа. Ыгы-зыгы башланган мәлдә, “Татнефть» Украинага нефть юлларын япкач, “Укртатнафта” җитәкчелеге, “Дөньда нефть табучы ширкәтләр җитәрлек, Татарстан ширкәтенә генә терәлмәгән” диеп кычкырып чыкса да, бүген көн вәзгыятенә карасаң, димәк “Татнефтькә” терәлеп калган булып чыга, чөнки Кременчуг заводы ябылу хәлендә.

Украинада нефть котлыгы туып килгән хәлдә, ике яктан да җитәкчелек исә гаеплеләрне эзли. Хәзер “Укртатнафтага” рейдерлар хоҗүме ясауда бу илнең Приват төркеме һәм аның җитәкчесе , миллиардер Игорь Коломойский гаепләнә.

Коммерсант газетасына биргән әңгәмәсендә Украинада Татарстанның сәүдә вәкилчеле җитәкчесе Ростислав Вахитов рейдерлар хоҗүмен оештыруда “Приват” төркемен гаепли. Тик бу төркемнең җитәкчесе Игорь Коломойсикйны гына гаепләп булмый, бәлки моны төркемнең башка җитәкчеләре эшләгәндер ди Ростислав Вахитов.

Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышу максатыннан “Татнефть” ширкәте вәкилчелеге Украинага бер генә бармады ине. Соңгысы “Татнефть» җитәкчесе урынбасары Наиль Маганов сәфәре булды. Күп кенә мәгълүмат чараларында, бүген рейдерлар хоҗүме оештырган Овчаренко кулга алында, чын җитәкче Глушко үз вазыйфаларына кире кайтты диелсә дә, Украинадагы хәлләрне күреп кайткан Наил әфәнде бу мәгълүматның дөрес түгеллеген белдерде.

“Бүгенге көндә Рейдер хоҗүмен оештыручылар әле дә хокуларны бозып “Укртатнафта” белән җитәкчелек итә. Ширкәттәге барлык юридик һәм икътисадый ресурслар алар тарафыннан канунсыз кулланыла. Кременчуг заводы3 тән бер өлеше көченә генә эшли, 43% акция хуҗасы “Украина”, 56% акция туплаган Русия акционерлары да моннан зыян гына күрә. Украина җитәкчелеге мәсьәләне чишергә булышабыз дисәләр дә, әлгеә алар бернәрсә дә эшләмәде.”

Шушы көннәрдә матбугатта чыккан хәбәрләргә караганда Украина президенты секретариаты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Шлопа Укртатнафта тирәсендәге бу мәсьәләне , акционерларга якындагы акционерлар җыелышында хәл итәргә тәкъдим итә. НаильМагановның бу тәкъдимгә карата мөнәсәбәте мондый.

“Ни өчен, акционерлар заводдат җинаятьчеләрне куып чыгарырга тиеш, аңлашылмый. Бу хокук саклаучылар эше билгеле. Хокүмәт, прокуратура хәл итсен, завод чиста булгач кына, акционерлар җыелып үз эшшләрен башкарачак.”

“Укртатнафта” ширкәтенә рейдерларча хоҗүм ясау кемгә кирәк булган, бу хәләр артында кем тора. Бу сорауда Наиль Маганов фаразлары мондыйрак.

“Хоҗүм ясаучыларын төгәл әйтүе көен билгеле. Бу сорауда бары тик кайбер фактларга таянырга мөмкин. Овчаренко заводны яулап алгач беренче чиратта ул барлык гамәлләрне “Укртатнафтаның” рейестоыры булып торган “Приват” төркеме яклы башкара. Бу рейестор аша Татарстан ширкәтеннән “Укртатнафтаның”18% акциясен талап алу эшләре дә башкарылуы билгеле. Овчаренко акционерлар тарафыннан “Приват” төркеменә карата бирелгән барлык мәхкәмә эшләрен туктаткан, бу төркемгә күп акчалар күчергән. “Татнефть” милеге саналган 18% акцияләрен талып алу эшләрен Бойко әфәнде дә башлап йөргәне билгеле. Овчаренко Бойконың бу гамәлләрен канунлаштырырга гына тырышты. Шуңа күрә төгәл кем гаепле әйтүе кыен.”

Бу ыгы-зыгыдан кем күбрәк зыян күрә дигәнгә, Наиль әфәнде барлык акционерлар да диде. Моннан тыш Овчаренко яулап алгач, Кременчуг заводының инде шактый гына бурычы җыелуы турында да билгеле булды. Алайда иң күп зыян күрүчеләр ул беренче чиратта биредәге эшчеләр.

“Әлеге рейдерлар хоҗүмендә күпләр кыйналды. Нишләп кыйныйлар, Овчаренко үзенә тагын бер яхта алсын өченме, күпме кеше эшсез, хезмәт хакысыз калды, . Болар ни өчен эшләнән, һоҗүм оештыручыларның тагын да баюынамы, Франциядә тагын бер замок алыргамы. Бу дөрес түгел.”

Укртатнафта ширкәте тирәсендә бу мәсьәлә тугачтын ук, Украина хокүмәте тарафыннан Русия акционерларына ярдәм итәбез, бу мәсьәләнең очы-корыена чыгабыз дигән фикерләр еш яңгырады матбугатта. Ләкин шулай да әлегәчә ярдәм күрсәтелгәне юк. Мондый вәгъдәләрне Русия җитәкчелеге дә ясый. Узган атна ахырында Русия хокүмәтенең сәнагать, технология һәм транспорт буенча комиссия утырышын башлаганда беренче вице-премьер Сергей Иванов бу турыда болай диде.

“Бу мәсьәлә безне борчый билгеле һәм без моны игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Русия ширкәтләренең чит илләрдәге бизнесын яклау инде күптәннән, Русяи хокүмәте сәясәтенең төп яссылыгы булып тора. Бу мәсьәләдә Украина хокүмәтенең бер нинди чара кабул итмәүләре аптырашта калдыра. Җитәкчене алмаштыру, бу әле җитәкче юк дигән сүз түгел, бу проблема якын арада чишелергә тиеш.”

Украина ягы үзләрендә туган бу проблемага башта шактый вакыт күз йомсалар, соңгы мәгълүматларга караганда хәзер алар Татарстан ягын гаепли башладылар. Минтимер Шәймиевка җибәргән хатында Павел Овчаренко, Татарстанлыларга бу вакыйганы бик борчу белән кабул итмәскә кирәк дигән. Шулай ук Овчаренко әфәнде Шәймиевка “Татнефть” җитәкчесе беренче урынбасарының беренче урынбасары Наиль Маганов эшчәнлеген тикшерергә киңәш иткән. Аның фикеренчә Маганов белән “Укртатнафтаның” чын җитәкчесе Глушко бер сүзгә килеп, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып “Укртатнафта”акцияләрен үзләштермәкче булалар. “Татнефть» ширкәте хезмәткәрләре бу гаепләүләр белән әле таныш түгел.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG