Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Бигновны тикшерү дәвам итә


Башкортстанның берләшкән оппозициясе башы Рәмил Бигновка каршы җинаять эше кузгатылган иде. Ул 90нчы елларда халык-инвестиция фонды аша зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Русиянең Генераль прокуратурасы бу эшне тикшереп Бигновны гаепсез дип тапкан иде. Шулай булуга карамастан, җинаять эшен ябучы юк. Эш шунда, тикшерүне республиканың Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү бүлеге алып бара. Генераль прокуратура күрсәтмәсенә ярашлы, республика прокуратурасы ул җинаять эшен һаман үзенә алалмый. Берләшкән оппозиция лидерларының берсе — Мәҗит Хуҗин моны тикшерү бүлегенең хакимият кушканны үтәве белән аңлата. Аның сүзләренчә, бу хакта Генераль прокуратураның Идел буе федераль округындагы вәкиленә дә хәбәр иткәннәр.

Мөнир Вафин. Уфа

XS
SM
MD
LG