Accessibility links

Дөнья татарлары корылтае ничек үтәр?


Татарстан халыкларының икенче корылтае һәм Русия Дәүләт Думасына сайлауларга әзерләнү соңгы көннәрдә республика җәмәгатьчелегенең игтибар үзәгендә булды. Якын арада фикәләрнең үз-үзләрен мактавы, киләчәк турында яңгыравыклы сүзләр колакларда шаулап торачак. Менә шул шартларда Бөтендөнья татар конгрессының читраттагы дүртенче корылтаена әзерленү игътибардан читтәрәк калырга да мөмкин. Татар конгрессының ни өчен җыелачак, анда нинди мәсьәләләр тикшереләчәк? Кемнәр кайдан киләчәк? Төрле илләрдә, төбәкләрдә яшәгән татарлар бу корылтайда нәрсә әйтергә, нәрсә ишетергә, нинди карарлар кабул итәргә телиләр? “Азатлык” радиосының “түгәрәк өстәл” сөйләшүе 14-16 декабрьдә үтәчәк гомумтатар җыенның мәгънәви эчтәлеге, шул нисбәттән төрле илләрдә яәүче татарларның максатлары һәм мөнфәгатьләре турында бара. Сөйләшүдә Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты агъзәсе, моңа кадәр Ульяновски милли-мәдәни мөхтәриятенең җитәкчесе булып эшләгән Рәмис Сафин; Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов; Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләрендәге татарлар белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев катнаштылар. Әңгәмәне Римзил Вәли алып барды. Римзил Вәли. Татар конгрессы җыены темасы хәзергә әллә ни еш искә алынмый. Бу корылтайның үзенчәлеге турында нәрсә әйтергә була? Марс Тукаев. Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтаена әзерлек эшләре күптәннән алып барыла һәм ул август аенда булыр дип көтелгән иде. Төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребез безгә конгресс кайчан була, нигә һаман квоталар килми дип кызыксынып тордылар. Римзил Вәли. Хәтергә төшерик әле. Бөтендөнья татар конгрессы беренче тапкыр 1992 елның 19 июненьдә җыелды. Аннары 1997 елда, 2002 елда 29 августта икенче-өченче корылтайлары җыелган иде. Ә менә дүртенчесе дигәндә, үткәрү вакыты бераз үзгәртелде. Рөстәм Гайнетдинов. Әлбәттә, 2007 ел сәяси вакыйгаларга бик бай. Татар дөньясында шушы дүрт-биш ел арасында бу корылтайны мин зур вакыйга дип саныйм, чөнки вазгыять тә үзгәрде. Узган дүрт-биш елда чит илләрдәге татар җәмгыятьләренең активлыгы артты. Хәзер яңа татар диаспорасы үсә бара, бу Татарстаннан киткән милләттәшләр генә түгел, Үзбәкстәннән, Казахстаннан күчеп килгән милләттәшләр дә. Бүтән илләрдән дә яшьләр Казанга күпләп киләләр. Римзил Вәли. Корылтайда нинди мәсьәләләр, проблемалар тикшерелергә мөмкин? Рөстәм Гайнетдинов. Әлбәттә, декабрьдә корылтайны уздыру безнең өчен бик мөһим дә, чөнки бу эшчән корылтай булыр дип уйлыйм. Без ХХI гасырга кердек, Гаяз Исхаки әйткәнчә, инкыйраз якынлаша, татар милләте бетү куркынычы арта. Бетәме, бетмиме, корылтайда зур анализ ясап, бер катгый җавап бирергә тиешбез. Безнең милләт бетмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк – шушы проблеманы тартып чыгарырга кирәк. Икенче корылтайда сөйләдек, безнең милли радио,телевидение юк. Хәзер Татартсанның андый каналлары бар. Әмма тапшыруларның милли эчтәлеге чамалы. Римзил Вәли. Чит ил татарлары элекке кебек дәртләнеп киләләрме, әллә бераз суындылармы? Рөстәм Гайнетдинов. Хәзер бу процесс даими рәвешкә керде. Элек ул ничектер бер дулкын килә иде. СССР таркалгач, миграция процесслары башланды. Ә хәзер миграция әзәйде. Былтырчит илләрдән сигез мең кеше генә кайтты, ә элек 40-100 мең кеше кайта иде. Римзил Вәли. Рәмис әфәндә, сез Ульяновскида телевидение журналист буларак билгеле, автономияне дә җитәкләдегез. Хәзер инде Татар Конгрессына һаваплы эшкә күчсәгез дә, барыбер сез Сембер, Самар, Сарытау хәлләрен беләсез. Төбәкләрдә ничек күренә Казандагы тормыш һәм булачак конгресс?. Рәмис Сафин. Ульяновскида яшәгән татарлар күпчелеге белә, 2007 елда Казанда Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче съезды узачак. Шунысы шатландыра, элек милли оешмага өлкән яшьтәгеләр генә йөриләр иде, ә хәзер студентлар, 35-40 яшьтәге бизнесменнар йөриләр. Римзил Вәли. Шулаймы соң бу? Исемлекләрне карап, шуны күрәбез, мин карыйм, гадәттә корылтайларга бер үк кешеләр килә... Марс Тукаев. Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты төбәкләргә һәм чит илләрдәге оешмаларыбызга квоталарны билгеләгәндә, болай дип әйтелде - килгән делегатларның 25% утыз бишкә җитмәгән яшьләр булырга тиеш. Соңгы елларда яшьләр активлаштылар. Бик күп регионнарда озак еллар буе оешмаларны җитекләгән олы яшьтәге абыйларыбыз һәм апаларыбыз урынына яшьләр, яшь бизнесменнарыбыз килде. Бу да бик мөһим, чөнки матди базасын таэмин итергә тиеш, үзләренә зал эзләп, китап таратып кына булмый. Конкрет эшләр кирәк, мәктәпләр ачырга кирәк, мәдәни тормышны җанландыру өчен ансамбльләр, аларга киемнәр тектерергә кирәк. Чит илләрдән аермалы буларак, Россияда яшәүче татарларының күбесе диспора да түгел, алар үз җирендә яшәүче төп халык булып торалар. Сөендерә, соңгы елларда безнең милләттәшләребез хокукны, үзләренең хакларын, холыкларын яхшырак белә башладылар. Рөстәм Гайнетдинов. Русия белән Татарстан арасында төзелгән килешүнең 4нче мәтдәсендә әйтеләгәнчә, Татарстан республикаданчиттә яшәгән милләттәшләргә булышуны һәм ярдәм итүне үзенә бурыч итеп ала. Чит илләлргә ул бик кагылмый, ә бигрәк тә Россиядагы милләттәшләргә кагыла. Римзил Вәли. Дәүләт дәрәҗәсендә җыеп, татарларга бергәләп ярдәм итәбез диеп әйтергә федераль закон буенча урын бар, әгәр дә бу килешә закон Россияда үтәлсә. Әлбәттә, сөендерә торган фактлар бу. Ә шикләндерә торганын сәбәбен әйтеп китим. Казанның үзендә дә яшьләр урысча сөйләшә. Татар телен белү кими. Милли үзаң, бәлки, артадыр да, төбәкләрдә шундый тенденция бар. Кайсы көчлерәк? Рәмис Сафин. Хәзер ай саен я спектакль, я концерт булып тора. Элек гел бер үк олы яшьтәге кешеләр йөри иделәр. Хәзер мин карап барам, әкерен генә контингент үзгәреп бара. Яшь бизнесменнар хатыннары, балалары белән киләләр. Татарча аңламаса, сөйләшмәсә, алар килмәсләр иде. Алар бит үзләре теләп киләләр. Римзил Вәли. Төбәкләр һәм шартлар төрле. Сезнең Ульяновск өлкәсе шактый якын. Татарстан радиосы ишетелә, телевидениесе күренә. Автономия яхшы эшли, аның махсус бинасы һәм штатлы хезмәткәре дә бар. Татар конгрессы Ульяновскины ярата, гел генә барып тора, сезнекеләр дә Казанга килеп торалар. Ә башкалар? Ерак, радио ишетелми, һәр кайда үзенчә шартлар. Рөстәм Гайнетдинов. Сентябрь аенда без Башкортостанның Миякә районының Җилдәр авылына барып кайттык. Анда Татарстан радиосы да ишетелми, телевидениесә да күренми. Ләкин нинди милли үзаң бар аларда! Яшь кенә мәктәп директоры әйтә,. башкорт теле программага керә, ләкин татар телен дә сакладык, ди. Әгәр безгә шундый мөмкинлек бирмәсәләр, мин өч йөз кеше авылда күтәрелеп чыгар иде ди. Шулай ук, анда безнең “Яңа гасыр” ны да тәлинкә аша аны карап торалар. Римзил Вәли. Статистикага да кайчак татар киметеп языла, шәҗәрәгә дә башка милләт итеп итеп языла. Ләкин барыбер татар татар булып тора, әгәр дә үзе булса, татары булса, халкы булса, димәк яшиячәк татар идеясы. Кайвакытта күз алдына ташланмаган да, тыныч кына яшәп яткан татарлар бар. Рөстәм Гайнетдинов. Чит иллләрдәдә, әйтик, Украинаны карасаң хәл башкачарак. Анда бит милли мәгариф юк, глобальләшү процессы бик актив керә. Украинада яшәүче милләттәшләрнең балалары, әлбәттә, буталган. Аларны яңадан татарлыкка кайтырырга кирәк. Алар әдәби телен белмәсләр, ләкин үзләрен татар итеп хис итсәләр, анысы да яхшы. Римзил Вәли. Татар милләте бүген тагы да чуаррак, тел буенча да, һөнәр бунча да, сәяси карашлар буенча да. Чуар татарлар җыелгач, күз алдына китерәсе килә, кайчан була ул, әйтеп китсәгез... Рәмис Сафин. 13 декабрьдә Камал театры бинасында бу съездының чирраттагы пленар утырышы ачылачак. Квоталар биргән вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан районнарына игътибар итте. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә 170 мең татар, барытик 12 урын бирделәр. 170 мең татарга бу бик аз, әлбәттә. Шуңа күрә сайлау вакытында, ике сагәтьтән артык сайлау барды. Бөтен Ульяновск өлкәсендә эшли торган милли оешмаларны җыйдык, “туган тел” оешманың вәкилләрен чакырдык, “Ак калфак” яшьләр оешмасыннан да, мөфтиятьтән дә чакырдык. Һәрберсе бер кандидатура билгеләргә тиеш иде. Римзил Вәли. Ничә тапкыр инде “Пирамида”да, башка җирдәме җыелабыз, ох татарлар җыелган Төркиядән, Хабаровскидан, карыйбыз, Казаннан бер-ике кеше була. Татарстанда бит дәүләт эшли, халык татар мәсьәләсендә әкерен генә укытучы укытып йөри, язучы язып йөри, ә милли эшләргә татар конгресска сирәк чакырылды. Марс Тукаев. Татарстанда халык алай битараф дип әйтү дөрес түгел. Рөстәм Гайнетдинов Бөнедөнья татар конгрессының Казан оешмасын соңгы биш елларда күрмәдек. “Ак калфак”, иҗтимагый үзәк эшләде. Римзил Вәли. Халык бездә битарафрак, күрәсең, тамак тук булгач, милли үзаң йоклабрак та тора. Ничек тикшерербез без аны, белмим. Марс Тукаев. Соңгы елларда милли хәрәкәттә дә ниндидер сүлпәнлек сизелә. Без Татарстанда һәм Башкортостанда татарлыкны сакларга тиешбез, чөнки бу татарларының төп бишеге. Шуңа күрә иң зур квота Татарстанга бирелде, икенче урын – Башкортстан. Башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез моңа үпкәләмәсләр дип уйлыйбыз. Римзил Вәли. Эш бит санда түгел. Бер төбәктән делегация җитәкчесе берәү утыра икән, кул күтәрә икән, чыгыш ясый икән, минем өчен ул бер кешеме, утыз кеше килдеме – аерма юк. Рөстәм Гайнетдинов. Бу көннәрдә көнгә егермешәр кеше, милләттәшләр чит илләрдән чыгалар, бөтенесе сорыйлар, корылтай булган икәнен ишеттек, минем киләсе килә, ничек ул уза, нинди проблемалар күтәрелә, ничек бәхәсләшәләр? Минем бер генә җавабым: турист рәвешендә безгә килүчеләр кирәкми. Римзил Вәли. Күңелем сизә, конгресска әзерлек темасы башлангач, бер генә утырып сөйләшә торган түгел бу. Әле кайбер урыннарда сайлаулар да тәмамланган. Тикшереләсе мәсьәләләрнең исемлеге төзелә, шуңа күрә тыңлаучыларыбызга такъдим итә идек, кушылсыннар әйдә, кемдер үзенең төбәге турында, кемдер конгресста сөйләшерлек дәрәҗәдә такдиме турында радиога, Конгресска язып җибәрә ала. Ә бүгенге әңгәмәнең ахыры якынлашканда, ничек яшәдек соңгы биш елларда, һәркайсыгыз әйтеп чыгыгыз. Марс Тукаев. Татарның каймагы бит калын катлана. Без соңгы биш ел эчендә татарларының бөтен проблемаларын төрле форумнарда, зур-зур җыелышларда, җыеннарда күтәрергә тырыштык. Болар арасында татар теле һәм әдәбияте укытучылары съезды, ике тапкыр узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы, дин әһәлләре белән бик зур конференция үткәрелде. Кайсы гына өлкәгә карамагыз, хатын-кызлар, гаилә мәсьәләләрен күтәргән конферецияләр үтте. Бу чит төбәкләрдән милләттәшләр катнашында узган чаралар. Корылтай эшләнгән эшкә нәтиҗә генә булмаска тиеш. Киләчәккә юнәлешләр билгеләү, татар халкы киләчәге өчен юл сызу юл булырга тиеш. Рөстәм Гайнетдинов. Хәзер генә галимнәр форумы узды. Беренче мәртәбә килделәр. Әлбәттә, галимнәрне җыйганда, безгә әйттеләр, бер кем дә җыймый аларны, сезгә генә кирәк бу. Ләкин бу милли үзаңны уятыр өчен бик кирәк чара иде, чөнки галимнәр – “авыр артиллерия”. Рәмис Сафин. Биш ел эчендә безнең Ульяновск өлкәсен алганда, югалтулар да булды. Дәүләт телевидениесында “Чишмә” дигән тапшыру чыга иде. Моннан өч ел элек чыкмый башлады. Аннары, Ульян шәһәрендәге педагогия училещесында татар группасы бар иде, ул югалды. Шул югалтулар фонында безнең табышларыбыз да бар. Без биш ел эчендә Димитровград һәм Ульяновск шәһәрләрендә ике мәктәпне ачырга мөмкинлек туды. Гуернатор “Октябрь» кинотеатрын егерме елга түләүсез бирде. Утызга якын бизнесменнар үзенең бизнес-клубын ачтылар. Федераль сабантуй Димитровградта узды. Шушы биш елда югалтулар булса да, уңышларыбыз күбрәк.
XS
SM
MD
LG