Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

АКШ Төркиягә көрд сугышчыларына каршы көрәштә ярдәм итәчәк


Америка Кушма Штатлары Төркиягә көрд сугышчыларына каршы көрәштә ярдәм итәчәк. Бу хакта дүшәмбе көнне Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш Вашингтонда, Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган белән сөйләшүләрдән соң, белдерде.

Рәҗәп Эрдоган да, АКШ белән Төркиянең бу мәсьәләдә үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Гыйрактагы көрд сугышчылары ныгытмаларын юк итү мөмкин булыр, дигән ышанычын әйтте.

Элегрәк Әнкара Гыйракның төньягында көрд гыйсьянчыларына каршы хәрби хәрәкәтләр башлау белән янап килде.

XS
SM
MD
LG