Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә Грузия оппозициясе урам җыеннары дәвам итә


Тифлистә Грузия оппозициясенең вакыты чикләнмәгән урам җыеннары дәвам итә. Анда катнашучылар илдә вакытыннан алда парламент сайлаулары үткәрүне һәм президент Михаил Саакашвилиның вазыйфасыннан китүен таләп итә.

Парламент бинасы алдындагы мәйданда берничә мең кеше җыелган. Каршылык чарасына кушылып киткән кайбер депутатлар ачлык игълан итте.

Грузиянең элекке саклану министры Ираклий Окруашвили дүшәмбе көнне, Грузиянең “Имеди” телевидение каналының туры эфирында чыгыш ясап, президентны һәм аның тирәлеге түрәләрен янә коррупциядә гаепләде.

Грузия прокуратурасында исә И. Окруашвилиның әле һаман да тикшерү астында булуын әйтеп, әгәр ул Грузиягә беренче таләп белән үк кайтмаса, аңа карата эзләү игълан ителәчәк, дип белдерделәр.
XS
SM
MD
LG